kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Сөйгәнең фәрештә булсын дисәң

* * *
Итексез итекчедән, итәксез тегүче яхшырак.

* * *
Сер – һәрбер кешегә аерым-аерым сөйли торган вакыйга.

* * *
Тәкәбберлектән нур таралса, Казанда төн булмас иде.

* * *
Сөйгәнең фәрештә булсын дисәң, аны җәннәттә яшәт.

* * *
Байлар йортының подъездында гади домофоннар түгел, ә домоайфоннар тора иде.

* * *
Аерылышуыбызның төп сәбәбе – кавышу.

* * *
Дәшмәвегезне аңламаган кеше сүзегезне дә аңлый алмас.

* * *
Дини кешенең ике юанычы бар: гөнаһ кылу һәм тәүбә итү.

* * *
Авызыннан сасы ис килүчеләрнең һәрвакыт синең белән генә уртаклаша торган бер сере була

* * *
Вакыт дәвалый. Аны аптекада сатарга кирәк.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Аның абруен төшерергә теләгәннәр иде. Тапмадылар.

* * *
90 елларда фатир алу турында хыяллана алмый идек, ә хәзер хөррият: күпме телисең — шулкадәр хыялланырга мөмкин.

* * *
Хакимият көндәшлекне яратмый. Урлашма!

* * *
Мәңге яшәр кебек урлашканнар гомеренең һәр көнен соңгы көн кебек үткәрә.

* * *
Кершән астына яшерелгән сер хатын-кыз дип атала.

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 41 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .