kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Чатнау

Мин мөгаен шагыйрьдер ул, энем. Бер мәлне йөрәк чәнчеп алды. Прәме урамда. Башны күккә чөеп, әлләкем булып важный гына атлап барганда, йөрәк чәнчеп алды да җиргә карарга туры килде. Кар-ра-сам! Җир чатнаган, энем. Таш чатнаган. Асфальт.
Әллә кайдан ук чатнап килгән икән. Мин күккә карап баргач, күрми калганмын. Вәт менә шул җир чатнап килгән дә минем йөрәк аша үткән. Йөрәк шуннан чәнчеп алган икән. Кем икәнен хәтерләмим инде, бер акыллы кеше әйткән бит әле. Ни дигән… Әгәр Җир чатный икән, ул шагыйрь йөрәге аша үтәргә тиеш дигән. Адәм әүлиясе булган инде ул. Нәкъ менә минем хакта әйтеп калдырган бит. Моңа хәтле әле үземнең шагыйрь икәнне мин үзем дә белми идем. Ә ул белгән!
Эчкә сыймый инде бу тиклем зур ачыш. Шундук бер журналист танышыма шылтыраттым. Ул «Үлүчеләр бармы?» — дип кенә сорады да шундук гафу үтенеп трубканы ташлады. Иң якын бер дустыма шылтыратып сөйләп күрсәткән идем, тегенең дә артык исе китми.
— Асфальтнең иң ярыла торган чагы инде хәзер — ди. — Зур чемпионатлар узды, сайлаулар көтелми. Әнә безнең двордагы асфальт әллә ничә ел буена ярылган килеш ята. Хәтта универсиада чорында да яңартмадылар. Урам якныкын көзге кебек тигезләделәр, хәтта газоннарга чирәм китереп җәйделәр. Ә ишегалды — калды. Бары тик анда керә торган арканы гына томалап куйдылар…
— Туктале, мәйтәм, син гадәти проблемалар белән баш катырма. Монда бит сүз башка нәрсә турында. Җир чатнады һәм ул минем йөрәк аша үтте… Аңлыйсыңмы?!.
— Соң мин дә нәкъ шуны сөйлим ич. Двордагы асфальт яргаланып беткәнлектән, «кичекмәс ярдәм» машинасы керә алмый һәм күршеләргә ярдәм итәргә соң була. Шуның аркасында әллә ничә кеше морг аша үтте дим.
— Йөрәкнең монда ни кысылышы бар?!. — Монсы аптыраганнан, ни дияргә белмәгәннә генә әйтелгән сүз инде. Тик теге шуны гына көтеп торган кебек кылана:
— Соң, йөрәк белән китә бит инде күбесе. Ишегалдында асфальт яргаланып бетә икән, ул да кешеләрнең йөрәге аша үтә.
— Минем бит күз алдында җир чатнады… Могҗиза бит…
Тегенең тавышы кинәт сагаеп калды:
— Тукта, ә син кайда соң әле?
— Урамда. Ник сорыйсың?
— Больницага-фәлән эләкмәдеңме дим…
— Юк, теге чатнаган эз буйлап барам…
Шайтан алгыры! Шунда гына башыма җитте, бу каһәр суккан нәрсә мине бит психбольницада түгелме дип кызыксына. Сөйләшү килеп чыкмады моның белән. Ләкин ачыш эчкә сыймый. Кем беләндер уртаклашасы килә. Бер-ике танышка шылтыратып карыйм – алмыйлар. Ә җир чынлап та чатнаган. Кайбер урыннарда — тырнак сыярлык, кайберендә — сизелер-сизелмәс кенә. Әмма ул чатнаган һәм туп-туры бара. Безнең йорт аша да үткән. Ходайның рәхмәте, безнең фатирга тими үткән. Бер ягыннан кергән дә икенчесеннән чыккан һәм тагын дәвам иткән. Кайда кадәр шулай бара икән?
Кызыксыну көчле. Ә тормыш дәвам итә. Хәтта үзебезнең йортның чатнаган ягыннан чыгучылар да каядыр ашыга. Хәтта алар да берни сизмәгән. Исең китәрлек бит, бер карасаң, ә! Җирнең чатнавын да сизми яшәү…
Юк, менә син күз алдыңа китер. Йортның тышкы стеналары гына түгел бит инде, эчке ягына да чатнау кагылган. Фатир стеналары, түшәм, идән, диван, шул диванда чүп тә чыгармыйча гәҗит укып яткан күрше ире… Өстәл, аның өстендәге савыт саба, хуҗабикәнең очсызлы кибеттән җыеп кайткән кәнфит-перәнникләре… Һәм шуны беркем сизмәгән. Алай гына түгел әле, моны сизгән өчен алар мине гаепләп маташа. «Юк бит, барсы да тәртиптә бит, син нәрсә дөнья болгатып йөрисең, тиешле җиргә шылтыратабыз бит хәзер» — диләр.
Бәхәсләшеп тормадым. Хәлем юк, йөрәгем авырта иде. Берничә көн үткәч кенә теге чатнаган якта яшәүче кешеләр белән хастаханә юлында очрашкаладык. Зарланалар. Кайсының кулы өзелгән кебек авырта, кайсының аягы, кайсының эче, башы, муены… Юри сораштырдым. Чатнау вакытында өйдә булганнар. Нәкъ шул чатнау үткән урынга туры килгәннәр. Үзләре сизмәсәләр дә организмнары сизгән. Аннан соң нәрсә булдымы? Булмады. Без яшәгән йортны төзегән оешмага тикшерү җибәргәннәр. Төзүләре бик сыйфатсыз булган, йорт икегә аерыла башлаган икән. Әле төзәтү эшләренә тотынган кеше юк болай…
Шулай энем. Нәрсә өчен сөйли идем әле моны сиңа? И, оныттым инде. Ә шулай да… Барыбыз да бераз шагыйрьләр без. Тик торганнан берәр җирең чәнчеп ала икән, беркем сүзенә дә диккать итмә. Иң беренче җиргә кара, энем. Бәлки, җир чатнагандыр…

Марат Кәбиров

 

(Барлыгы 48 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .