Тормыш уалчыклары
Сорау
“Корал эшли – ир мактана” —
акыллы сүз заманы…
Ә коралы эшләмәгән
Ир мактана аламы?!
Иртәнге күренеш
Хатын. Җаным, дим… Уян, җаным…
Ир. Нәрсә?!. Аһ, әллә тагын?!.
Хатын. Эшеңә барыр чак җиткән…
Ир. Аллага шөкер икән!!!
Бурычка кергәндә
|
Игътибар!!! Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый... |
Ярлы чакларым узгач,
Мин бик бай кеше булгач,
Ул миңа килде бит, дип,
Бурычка керде бит, дип,
Мактанырсың улыңа.
Биреп тор ун сум гына.
(Барлыгы 93 карау, бүген - 1 кеше)






