kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Закон булмау җаваплылыктан азат итми

* * *
Пессимистлардан бурычка алыгыз. Алар өметләнми.

* * *
Депутатлар — халык хезмәтчеләре. Һәм бу — хезмәтче хуҗасыннан яхшырак яшәгән бердәнбер очрак.

* * *
Элек тормыш авыр, ә кеше гомере озын булган. Хәзер тормыш җиңел, гомер кыска. Бәхеттән үлүчеләр күбәйде бугай.

* * *
Ашарга пешерә белгән матур кыз тыныч кына ашый белгән ир эзли.

* * *
Закон булмау җаваплылыктан азат итми.

* * *
Дәшмәгән кешене бимазалама. Бәлки, ул синең хакта дәшмидер.

* * *
Аңа ничә яшь һәм биле кайсы төштә икәнен хатын кыз утыздан соң үзе билгели.

* * *
Кулына таяк алгач, маймыл кешегә әверелгән. Ә шул таякны башкалар тәгәрмәченә тыгарга өйрәнгәч – чиновникка.

* * *
Барсын да дөрес эшләү әле барсы да яхшы булачак дигән сүз түгел.

* * *
Син бар. Мин бар. Без юк. Парадокс.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Сезнең янда мин үземне акыллы кебек тоям.

* * *
Үз фикреңне булдыра алмасаң, ятлар фикре сине булыра.

* * *
Акыллы кеше генә ахмак хәдә калырга мөмкин.

* * *
Кешеләрне ныграк белгән саен, этенең башын сыйпый.

* * *
Философ тормышны аңларга һәм аңлатырга тырыша. Һәм күпчелектә тормышны аңлау, философны аңлаудан җиңелрәк була.

* * *
Әгәр хатын-кыз сезнең курайга биеми икән, димәк, кураегыз начар уйный.

* * *
Соңгы тапкыр бер генә татып карау теләге уятучы нәрсә һәрвакыт табыла.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 48 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .