kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Кредит алып баю мөмкин булса

* * *
Кредиторның хәтере бурычка керүченекеннән яхшырак була.

* * *
Бурычымны бер атнада кайтарам дип әйтү бер атна буена бу хакта исемә төшермәгез, дигәнне аңлата.

* * *
Дошманың бурычка биерп торсаң, ул дуска әйләнер. Дустыңа биреп торсаң — дошманга.

* * *
Килешүне бозган кеше икенче якны җаваплылыктан азат итә.

* * *
Кешелек ике төргә бүленә: кредика керүчеләр һәм кредитка бирүчеләр.

* * *
Бары тик пессимистлардан гына бурычка алырга кирәк. Алар түләмәячәгеңне алдан ук белеп тора.

* * *
Кеше белән бергә аның бурычлары да үсә.

* * *
Мин бурычым барлыгын онытмыйм, мин аны кайтарырга гына онытам.

* * *
Яңа затлы машина сезнең байлыгыгызны күрсәтми, бурычыгызның зурлыгын чамаларга гына ярдәм итә.

* * *
Кешеләр чынлап та мохтаҗ кешегә ярдәмләшүгә караганда, үзләрен бар дип тә белмәгән байга нәрсәдер бирүне хуп күрәләр.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Кредит тарихы начар булган кешедән дә кызыклырак шәхес юктыр.

* * *
Бурычка керүнең иң зур зарары — хәтерне кыскарта.

* * *
Ипотека хәерче кешеләргә фатирны байларга караганда 25 процентка кыйммәтрәк бәягә сатып алырга ярдәм итә.

* * *
Кредит алып баю мөмкин булса, кешеләр банк таламас, бандит, яки чиновник булырга тырышмас иде.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 107 карау, бүген - 2 кеше)
@Mail.ru .