kicheru_yuk_1200x500
Миллион
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Кеше ярын алып китеп була

Кызларга киңәш. Ике егет арасында кайсын сайларга белмәсәгез, икенчесен сайлагыз. Әгәр, беренчесен чынлап та яратсагыз, икенчесе булмас иде.

* * *
Бөтен гөнаһлар нигезендә бер нәрсә ята — үз хаклыгыңны тою.

* * *
Гаилә коруның беренче елында ир сөйли, хатын тыңлый. Икенче елында хатын сөйли — ир тыңлый. Ә соңыннан икесе дә сөйли — күршеләр тыңлый.

* * *
Бу китап ахмаклар өчен язылган иде. Бәхеткә каршы, алар күп булып чыкты һәм авторны популяр итте.

* * *
Киеме начарларны акылына карап озаталар.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Россия автомобиленең мае агудан туктаган икән, димәк ул беткән.

* * *
Сәләмәтлегеңне саклап кына торсаң, аның ни өчен һәм кайда киткәнен белү кыен түгел.

* * *
Дөньяда иң бай кешеләр — эчкечеләр, тәмәке тартучылар һәм машина йөртүчеләр. Бәяләрне күпме генә күтәрсәң дә алар эчәләр, тарталар, йөриләр.


Арзан бәягә ял ит!


* * *
Гомер — беренче памперс белән соңгысы арасында адашып йөрү

* * *
Тормыш безнең план белән танышмаган булып чыкты

* * *
Дөреслекне киендерсәң, ул ялганга әйләнә. Ялганны чишендерсәң — дөреслеккә әверелми.

* * *
Ирләргә рәхәт: агач үзе үсә, баланы хатыны таба, йортны таҗиклар төзи.

* * *
Яшәү — тбәнгә илтүче баскыч буйлап югары күтәрелү.

* * *
Кеше ярын алып китеп була, кире кайтарып булмый.

* * *
Крылов мәкаленең морале: бары тик сырдан котылгач кына сүз ирегенә ия буласың.

* * *
Интернет юк чагында бөек кешеләр шау-шусыз гына үләләр иде.

* * *
Әгәр өй җыештырылган, ашарга пешкән һәм өйдә пөхтәлек икән, димәк, компьютер ватылган.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 56 карау, бүген - 1 кеше)


@Mail.ru .