kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Ишетмим, кычкырып яз!

* * *
Дөньяда башларга караганда куллар күбрәк.

* * *
Ни теләгәнеңне белмәсәң, нәрсә кала – шуны алырга туры килә.

* * *
Ара ераклыгы элек чакрымнар белән үлчәнә иде, хәзер сумнар белән үлчәнә.

* * *
Егылмаган кеше торып баса алмый интегә.

* * *
Кайбер кешеләр белән — акыл, ә кайберәүләр белән дәүләт идарә итә.

* * *
Бәхетнең нәрсә икәнен белмәгән кеше теләсә кайсы очракта да үзен бәхетле сизә ала.

* * *
«Эт сатыла. Өр-яңа. бер тапкыр да өрмәгән.»

* * *
Түләүсез медицина тәнсез кешеләрне дәваларга гына ярый.

* * *
Иң акыллы гамәл – файдалы булу, иң файдалы гамәл – акыллы булу.

* * *
Кайчандыр мин рәнҗеткән ханымнар, тыныч булыгыз – сезнең өчен үч алучы хатын табылды.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Ирегезне беркем белән дә бүлешергә теләмәсәгез, аны телгәләмәгез.

* * *
Начар тормышта яшәргә өйрәнеп кенә бетәсең, ә ул тагы да начарлана.

* * *
Тел сөйли, ә баш җавап тота.

* * *
Сәләмәт кеше үз чирен сизми.

* * *
Киләчәк – кызык нәрсә: ераграк булган саен матуррак күренә.

* * *
Безнең ирек өч уты беръюлы янган светофорны хәтерләтә.

* * *
«Ишетмим, кычкырыбрак языгыз!»

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 59 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .