kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Төшегезгә татлы йокы керсен

* * *
Безнең халык сүзләр арасын да укый белә. Һәм каш арасында коммент та калдыра ала.

* * *
Дөньяга аек күз белән караучылар исерекләр арасында күбрәк була.

* * *
Күзе ачылды, һәм ниһаять, караңгылыкны үз күзләре белән күрү бәхетенә иреште.

* * *
Закон юклыгы җаваплылыктан азат итми.

* * *
Бөтен теләгең йөзгә кадәр яшәү генә булса, йөзгәчә яшәргә була.

* * *
Тормышта үз урыныңны табу гына җитми, аны беренче булып табарга кирәк.

* * *
Колларның тамагы тук, өсте бөтен булса, алар богауларга игътибар итми.

* * *
Изге урын буш тормый: түземлек бетү белән, сугыш-талаш башлана.

* * *
Тотылмаган балык тиз үсә.

* * *
Гугл киләсе елдан яңа төр эзләгечне гамәлгә кертергә җыена. Бу эзләгеч хатын-кызлар сумкасына куелачак, дип хәбәр итә матбугат үзәге.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Яхшы нәрсәләрне кеше начар үзләштерә.

* * *
Үзенең вакытын кая куярга белмәгән кеше башкаларның да вакытын алу белән шөгыльләнә.

* * *
Белем алу — хезмәт хакына юлны турылау.

* * *
Кайда белем алуың түгел, ә нәрсә белүең кызыграк.

* * *
“Мин – бәхетле: иртән эшкә ашкынам, ә кичен өемә. Әлегә бары тик эшем дә, өем дә юк.”

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 65 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .