kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Көзгегә караган саен, Дарвин хаклы сыман тоела

* * *
Дөрес яктырткан очракта, теләсә-нинди эшне кара итеп була.

* * *
Көзгегә караган саен, Дарвин хаклы сыман тоела.

* * *
Алдыңда чират торучылар кимүгә караганда, арттан тезелүчеләрнең күплеге ныграк сөендерә.

* * *
Врачлар пациентның финанс хәленә диагнозны төгәлрәк куя.

* * *
Безнең илдә һәр кешегә килеп: «Борчылма, бар да яхшы булачак» — дияргә һәм хаталанмаска мөмкин.

* * *
Алдашырга туры килсә, ялганың матур булсын.

* * *
«Төн буе ашама, көн буе йоклама — арыта, канишны»

* * *
Ир-ат һәм хатын-кыз арасында һәрвакыт нәрсәдер калкып чыга һәм дуслыкка комачаулый.

* * *
Үз хатаң гына җитмәсә, аны һәрвакыт белгечләр фикере белән киңәйтергә мөмкин.

* * *
Ахмакны табынырга өйрәтсәң, каска кидерергә онытма.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Кеше акыллырак булган саен күбрәк ахмаклык эшли

* * *
Медицина төгәл фәннәр арасында диннән кала икенче урында тора.

* * *
Файдасыз нәрсә булмый. Хәтта бернәрсәгә ярамаган нәрсә дә бүләк итеп бирергә ярый.

* * *
Гыйлемгә сусуны басар өчен белем ташын кимерү. Сәер…

* * *
Мәхәббәттән дә кадерлерәк берни дә юк. Бары тик бераз сәләмәтлек кирәк. Вакытында бераз су эчәргә. Һава суларга кирәк. Һәм әлбәттә, ашау да мөһим.

* * *
Пуля кешенең башындагы күп нәрсәне үзгәртергә сәләтле. Хәтта аның янбашына тисә дә.

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 57 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .