Татар язучыларының афоризмнары
* * *
Бу өч тиенлек дөньядан кеше хәтта бер тиен дә алып китми.
* * *
Яхшы яшәргә телисезме? Яхшы, яшәгез.
* * *
Сынамыш: гырлаган кеше беренче йоклап китә.
* * *
Еллар үткән саен утыз яшьлек кызлар яшәрә дә яшәрә.
* * *
Тормышның бар ачысы — тәмлетамак булудан.
Игътибар!!! Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый... |
* * *
борчыла иде, хәзер — ата-аналар.
* * *
Безнең чорның иң шәп бизәнгече — Adobe Photoshop
* * *
Бәхет ул — тукталыш түгел, ә сәяхәт ысулы.
* * *
Кичке ашын миңа бирергә теләгән дошман эзлим.
* * *
Студентның ике бәйрәме бар: яңа ел һәм көн саен.
* * *
Матур дөреслекне дуслар әйтә, ачы хакыйкатьне — дошман.
* * *
Дәүләтнең яңа программасы: “Һәрбер эткә – затлы хуҗа!”
* * *
Эшләүдән ләззәт аласың икән, димәк, бу эш кенә түгел.
* * *
Җайдакның үз юлы, җәяүленең — үзенеке.
* * *
«Бу — җинаять кенә түгел, бу — хата!»
* * *
Кеше күңелендә һәрвакыт Явызлык һәм Изгелек көрәшә. Һәм һәрвакыт Ахмаклык җиңеп чыга.
* * *
Күперне яндырып киткәч, көлен эзләп килмә.
Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан