Дип әйткән ди
* * *
Хәзер өч яшьлек бала телефонда смс яза, интернетка керә. Ә без ул яшьтә… ком ашый идек…
* * *
Элекке заман җырчылары микрофон кабыза белмәгән. Хәзерге заман җырчылары да микрофон кабыза белми. Ә никадәр аерма!
* * *
Элек тормышны нульдән башлаганнар. Бүгенге дәвердә нульгә күтәрелә алу – дәрәҗә.
* * *
Яңа китап: “Парашютны ничек җыярга.” Икенче басма. Төзәтелгән.
* * *
Мин, ниһаять, аңладым: хатыннан да яхшыракны табу мөмкин түгел. Хәзер хатын гына табасы калды.
Игътибар!!! Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый... |
* * *
Узган ел бер хирург борынымның формасын үзгәртте. Ул мине хатыны белән тоткан иде.
* * *
Ул кыз: “Өйлән, бала булсын, шулай итсәң армияга алмыйлар” — дигәч, мин туган илгә хезмәт итү безнең изге бурыч икәнен төшендем.
* * *
Бер төн эчендә ул мине өч исем белән атады: Лена, Роза, Коля.
* * *
Мин өч ел буена беркемгә дә хыянәт итмәдем: хатыныма да, сөяркәмә дә, гомумән, бер хатын-кызга да
* * *
Эчкәндә үзеңне шәхес итеп тоясың, ә айныгач организм икәнеңне аңлыйсың.
* * *
Ул язучының китабын укый гына башлаган идем – уяттылар.
* * *
Зиараттагы язу: “Минздравны тыңларга иде!..”
* * *
Илне сатар идем. Алучы юк.
* * *
Еллар – кунаклар шикелле: иң кадерлеләре иртә китә.