kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Я, ходай…

Язучылык белән генә алдырып булмагач, кайчандыр ярыйсы гына рәссам булганлыгымны искә алып акча эшләргә уйладым. Кулы белгән кешегә бик авыр өнәр дә түгел: кешеләр заказ бирә, син аларның өйләренә барып бер сәгать-сәгать ярымда рәсемнәрен эшлисең дә акчаларын алып кайтып китәсең. Бер тәмен сизеп алгач, эшне киңрәк җәелдерергә теләп бер гәзиткә игүлан бирдем: “Теләгән кешеләрнең рәсемнәрен эшлим. Хакы шундый-шундый.”
Ә редакция әһелләре белдерүләрнең астын-өскә китереп бутап бетергән. Минем телефон номеры – күршедәге белдерү астында. Ә анда бер юнсезе шундый нәрсә тәкъдим итә… Мин аны әйтергә дә кыенсынам әле. Тик әйтмичә булмый… Менә ул болай ди:”Теләсә-нинди яшьтәге хатын-кызга интим хезмәтләр күрсәтәм” – ди. Һәм шул белдерү астында – минем телефон номеры.
Мин әле бу хакта бөтенләй белми идем. Аны-моны уйламыча өйдә телевизор карап ятам. Бер мәлне телефон шалтырый. Трубканы алсам хатын-кыз тавышы. Сорый:
— Сез качанрак килеп хезмәтләндерә алырсыз икән?
— Теләсәгез хәзер үк, мәйтәм, тик нигә сез төнгә каршы чакырырга уйладыгыз соң әле? Менә иртәгә җиде генә җиргә барасым бар. Кайтышлый сезгә дә кагылып чыгар идем…
Теге аптырый:
— Җиде җирдә булганнан соң… сез миңа кирәк булырсыз микән, ди
— Соң, алай димәгез әле, мәйтәм. Сез бит әле мине белмисез. Мин, гадәттә, көненә унбишәр урында булам. Барсы да канәгать кала.
Хатын бераз икеләнеп торды да:
— Шулай да бүген килсәгез яхшырак булыр иде, ди.
— Килүен килермен дә ул, мәйтәм, Тик бүген буяуым беткән иде бит әле.
Гаҗәпләнүе хатынның тавышына ук чыкты:
— Ничек?!. Сез буяу белән эшлисез мени?!
— Буяу белән инде, мәйтәм. Кисточка белән.
— Нәрсә?! Сезнең кисточкасы да бар мени?! Алайса, шул кисточкасын гына алып килегез. Буяуы үземдә дә җитәрлек ул…
— Сезнеке ярар микән соң? — мәйтәм.
— Нигә үземнеке үземә ярара әле, — ди.
— Ну, үзегез карыйсыз инде, мәйтәм. Ярамаса, коры каләм белән генә эшләргә туры киләчәк.
— Һы, каләме яхшы булса, коры булмый инде ул, ди.
— Каләмнәр отличный! – мәйтәм.
Теге хатын тагы гаҗәпкә калды:
— Нәрсә… ул… сезнеке берәү генә түгел мени?!
— Һы, бер генә каләм белән йөрергә мин малай-шалай чтоли?! – мәйтәм. Каләмнәрнең бөтен төре дә бар. На любой вкус.
— Вот ичмасам сервис! – ди хатын.
— Җитмәсә, күршенекен алып торам, мәйтәм. Аңа хәзер барыбер кирәкми. Авырып ята.
Шунда хатын трубканы элде. Өч минут та үтмәде, тагын телефон шалтырый. Тагын хатын-кыз тавышы.:
— Бу һөнәргә кайда өйрәндегез, — ди монсы.
— Кайда дип… Бала чактан килгән сәләт инде, мәйтәм. Аннан соң, институтта да күп шогылләнергә туры килде.
Хатын аптырый:
— Карале, хәзер шундый институтлар да бар мени?
— Бар мәйтәм. Элек тә бар иде. Сәнгать институты дип атала. Анда көне-төне шуның белән генә шогылләнеп яталар. Сез лутчы йомышыгызны әйтегез.
— Ну, йомыш билгеле инде… – ди — Ә сез озак эшлисезме?
— Төрлечә була инде… Гадәттә, сәгать-сәгать ярымда бетерәм. Бер нәрсәне ярты көн эшләп булмый бит.
— Ә тизрәк эшли аласызмы? Минем ирем кайтырга мөмкин.
— Тиз дә була. Бер ярты сәгать чамасында. Тик алай итсәң, сыйфаты югала.
— Ярты сәгать! Бу бит соклангыч! Миңа биш минуттан артыгы да эләккәне юк.
— Һы, кем шулай биш минутта эшли соң аны, мәйтәм.
— Бар инде берәү күршедә, — ди хатын.
— Ә нигә ул халтурщикны чакырасыз соң, мәйтәм. Биш минутта нәрсә генә эшли ала инде ул?!
— Ә ирем аннан да хуже, өч минутта бетерә. Өч атнага бер керә дә, өч минутта бетерә.
— Нәрсә, ирегез дә төшерә мени?
— Төшерү генә дисеңме! Алкашның алкашы.
— Юк, сез мине дөрес аңламадыгыз… Ул да рәссам мени?!
— Нинди рәссам?
— Минем кебек.
— О! Ул да сезнең кебек булса икән! Кайчан киләсез соң?
— Булса, иртәгә төштән соң гына инде…
— Иртәгә бит ирем өйдә була.
— Булсын, мәйтәм. Карап, өйрәнеп торыр. Аның белән бергәләп тә маташтырырга мөмкин. Теләсәгез, икегезне бергә эшләрмен…
Шунда теге хатын: “Маньяк!” – диде дә трубканы ташлады. Әллә нинди ханымнар булды, мәйтәм. Аларга әйбәтлек эшләргә телисең, ә алар… Хәер, хатын кызның акылы үзе белән инде.
Шунда теге гәҗиткә күзем төште дә… Я, ходай!..
Я, ходай… Азмы әле безнең арабызда ходай тарафыннан, бушка бирелә торган ләззәтне дә — җан җылысын, тән җылысын, назны — гаилә учагыннан тапмаганнар… Бер мизгеллек якты назга сусап, Парлы килеш ялгыз атлаганныр… Азмы әле… Бер мизгеллек назны сатып алырга да риза булып җиде яттан, читтән эзләгәннәр?!
Һәм азмы алар, наз эчендә яшәп, үз бәхетенең кадерен белмәгәннәр?!
Я, ходай…

(Барлыгы 68 карау, бүген - 2 кеше)
@Mail.ru .