Халык авыз иҗаты
Әле менә халык авыз иҗаты җыярга җибәрделәр. Профессор әйтте: «Нинди яңа җырлар, бәетләр, сүзләр ишетәсез, барысын да язып алып кайтыгыз, «бишле» куярмын», — диде. Ну, вокзалга җыелдык группа белән. Ә мин, гөнаһ шомлыгына, бер өчпочмак алып ашаган идем. Шуңа тиз генә бер почмак табып, оза-ак итеп үкенеп утырырга туры килде. Ә үкенеп бетүгә, группа киткән. Ну шуннан соң мин дә киттем инде. Бер автобуска утырдым да киттем. Мин аның кайда барганын да белмәдем. Кичкырын бер авылга килеп төштем. Бер абзый капка төбендә тәмәке тартып тора.
— Абзый, — мәйтәм, — сездә халык авыз иҗаты юкмы?
Ул башта рәхәтләнеп көлде.
— Ха-ха-ха… Тапкыр егет икәнсең, сиңа табабыз! — ди. — Әйдә, өйгә керик.
Өйләренә кердек. Ул өстәлгә бер шешә көмешкә утыртты да:
Менә безнең халык иҗаты, — ди, — шушыны иҗат итәбез!
Башка төрлесе юкмыни? — мәйтәм.
Бездә юк. Күршеләрдә бар. Нәбинеке бодайдан, Гыйльминеке чөгендер… Бер дә начар түгелдер.
Мин блокнот чыгардым. Абзыйның күзе акайды:
— Нәрсә язасың анда? — ди. — Кем син? Каян килдең?
— Казанан килдем, мәйтәм, халык иҗаты җыям.
Абзый шундук чыгып йөгерде, бүтән күренмәде. Ә авылда:»Самогончикларны җыярга Казаннан кеше килгән икән!» — дигән хәбәр таралган. Мин бит әле бу хакта белмим.
Күршеләргә кердем. Ә күршенең тавыклары бодай чүпләп йөри. Көмешкә апарасының бодаен. Ике-өч бөртек кабалар да чалыш-чолыш атлап китәләр. Берсе әтәч белән сугыша башлады. Берсе миңа сикермәкче була. Мин өйгә кереп киттем. Ишекләрен ачып та җибәрдем, күзлек парланды. Бер адым атлавым булды— аяк астында җир убылды. Ходайның рәхмәте, базга гына төшкәнмен икән — бер апа бәрәңге чүпләп утыра.
— Зинһар, мине һәлак итмәгез! —ди.
Бәлки, мәйтәм, башта менәрбез?!
Менсәң — мен, түлке һәлак итмә, — ди.
Бәлки, мәйтәм, тегендә менәрбез?
Тегендә менсәң дә мен, монда менсәң дә мен, түлке һәлак итмә. Биш балам хакына калдыр, — ди.
Мин аның кулындагы көмешкә аппаратын шунда гына күреп калдым. Бәрәңге астына яшереп маташа икән.
— Апа, мәйтәм, миңа синең биш балаң кирәкми, миңа халык иҗаты кирәк.
Апаның йөзе яктырып китте:
— Алайса, сиңа Хөббенисаның биш баласы кирәк инде, — ди. — Аныкылар нәкъ менә халык иҗаты. Бөтен район иҗат иткән.
Һәм ул мине Хөббенисаларга илтеп тә куйды. Ә Хөббениса табын әзерләп тора:
— Мин сине көткән идем, — ди, — Бөтен комиссия, бөтен ревизия миңа килә. Ишегемнең бер дә ябылып торганы юк. Әле күптән түгел генә бер журналист килгән иде, аңа да бирдем. Интервью. Мин бит детдомнан балалар алып үстерәм.
Ә мин халык иҗаты белән кызыксынам.
Һәй, халыкны хәзер шулай иҗат итәләр инде. Иҗат итәләр дә детдомда калдырып китәләр.
— Юк, миңа халык авыз иҗаты кирәк.
Хөббенисаның күзләре маңгаена менде:
— Ничек?! Авыз белән дә була мени?
— Ну, җырлар, мәйтәм, бәетләр…
Ә юк, безнең халык авыз белән иҗат итми бугай…
Миңа, — мәйтәм, — китапка кермәгән яңа сүзләр булса да ярый.
Ә Хөббениса шундук аңлады. Фермага җибәрде. Дояркалар янына.
Монда китапка кермәгән сүзләр күп, кәнишне. Тик гел урысча. Менә алар бер-берсенең әнисен бик яраталар икән. Гел «твой мать» та, «твой мать», дип кенә торалар. Мин татарча да берничә сүз язып алдым ул…
Менә элек халык жырлар, дастаннар иҗат иткән. Ә хәзер… Хәзер әнә шундый сәер жанрлар модада икән. Ә аның белән ничек имтихан тапшырасың…
Марат Кәбиров. Халык авыз иҗаты