Күңелле математика
* * *
Вәлинең автомобиле 2 миллион сум тора. Ә Галинеке — 70 мең сум. Галинең автомобиле белән Вәлинең автомобиле бәрелешсә, болардан калган тимер өеме ничә сум торачак?
* * *
Гали колхоз келәтеннән бер капчык бәрәңге урлады. Һәм аңа өч ел бирделәр. Вәли хкүмәт казнасыннан бер капчык акча урлады. Аңа берни дә булмады. Тигезсезлекне чишегез.
* * *
Гайшә бишенче размерлыны кия, ә ахирәте — икенчене. Кайсының кәшилүге зуррак?
* * *
Вәли шашка буенча спорт мастеры, ә Гали — бокс буенча. Кемнең ышандыру куәсе көчлерәк?
(Барлыгы 54 карау, бүген - 1 кеше)