Ярап булмый
* * *
Яшьли кияүгә чыксаң — кайда ашыгасың, күрми калырмын дип уйлыйсыңмы әллә?
Кияүгә чыкмасаң — сиңа кем карасын инде.
* * *
Күп бала бала үстерсәң — нигә хәерче үрчетәсең?
Күп бала үстерсәң — дәүләт акчасына кызыгасыңмы?
* * *
Тырышып эшләсәң — акча җитми сиңа!
Эшләмәсәң — эт ялкавы.
* * *
Вузда укысаң — һи, кем дипломның рәхәтен күргән хәзер?!
Укымасаң — иртәгәңне уйламысың, башсыз!
* * *
Эчсәң — син алкаш.
Эчмәсәң — чиргә уралдыңмы әллә?
* * *
Кешеләргә берничек тә ярап булмый. Синең хакта беркем дә начар сөйләмәсен дисәң, берни дә эшләмәскә кирәк.
(Барлыгы 75 карау, бүген - 1 кеше)