kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Иреннәрдә җаннар очраша

Алдан күрүче кеше башта чыгу юлын эзли, аннан — керү юлын.

* * *
Озын чиратта тору кыен түгел, иң кыены — гел иң соңгы булып тору.

* * *
Төзәтү мөмкинлеге булмаган нәрсәне ватып бетерү мөмкинлеге була.

* * *
Татарлар елмаеп бөлделәр.

* * *
Хатының твык икән, димәк, син бөркет түгел.

* * *
Россияда бөтен эш тә шахмат кебек: мат белән тәмамлана.

* * *
Кешеләргә бәхет китерәсең икән, әзер тор — бәхетеңне алачаклар.

* * *
Иреннәрдә җаннар очраша…

* * *
Тилеләр йортын компьютерлар белән тәэмин итү бар көченә бара. Бу хакта социаль челтәрләрдәге комментлардан белергә мөмкин.

* * *
Авыру, уяныгыз, дару эчәр вакыт җитте. Йокы даруы.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Бер яктан кеше — ач, икенче яктан — туемсыз.

* * *
Сезнең зиаратта да бәйрәм булыр әле.

* * *
Иптәш малаеннан укырга китап алып торган да кире кайтармаган. Уңышка ирешкән бик күп кешеләрнең биографиясе шулай башлана.

* * *
Күрше хатыны гайбәтче түгел, ә белем чишмәсе.

* * *
Кояш калка. Ләкин… Калккан һәр нәрсә кояш түгел.

* * *
Бөек һәм мәгърур телегезгә тилчә чыксын.

* * *
Авыл җирендә агач, җиләк-җимеш, яшелчә… ә шәһәр җирендә бәяләр яхшы үсә.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 8 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .