kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Марат Кәбировтан кызыклы цитаталар

* * *
Теләсә нинди явызлыкны алып тырмаштырып карасаң, аның нигезендә изге ният белән башланган ниндидер гамәл ятуын күрерсең.

* * *
Кеше стена аша да чыга ала, тик әлегә ничек икәнен генә белми.

* * *
Һәр сәяси партия халыкны талауның үзе уйлап тапкан ысулын гаделрәк дип уйлый.

* * *
Хатының алтын икән, димәк син – алхимик.

* * *
Мин бөтен кыен хәлдән дә чыгу юлын таба беләм. Табам. Чыгам. Һәм аптырыйм: ә керү юлын кайдан тапканмын соң?

* * *
Юлбашчы булырга иде. Юньле халык табып булмый.

* * *
Акча — явызлык түгел. Явызлыкны шултиклем тиз бетереп булмый.

* * *
Зирәклек кайчак көтелмәгән кешедән чыга.

* * *
Көн дә иртән икра белән бутерброд ясыйм. Рәхәт. Быел да кабак утыртам әле.

* * *
Кайбер кешеләр белән аралашканнан соң, унбиш ел утыру әлләни кыен түгелдер сыман тоела башлый.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Әгәр кеше нык итеп нәрсәдер теләсә, аның бу теләге чынга аша, диләр. Мин мөгаен кеше түгелмендер.

* * *
Нинди булсаң да син кешеләргә кирәк, һичьюгы өлешләп.

* * *
Бармак күккә күрсәткәндә, ахмак бармакка карый.

* * *
Гөнаһ белән хатын-кыз күп нәрсәләргә ирешергә мөмкин.

* * *
Бер дин вәгъдә иткән оҗмахка эләгү өчен башка диннәрнең тамугына керергә туры килә.

* * *
Заманнан алга китүчеләр бар, артта калучылар күп. Тик барсы да — пүчтәк. Дөнья язмышы — заманга аркылы килүчеләр кулында.

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 184 карау, бүген - 3 кеше)
@Mail.ru .