kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Танымаслык булып айныды

* * *
Гонаһта тотылган ирдән дә файдалырак эш коралы юк

* * *
Эшләр яхшы бара икән, бу әле барсы да син теләгән якка бара дигән сүз түгел.

* * *
Чынлап та уңышка ирешсәң, биек койма түгел, ә озын өстәл яса.

* * *
Галәм белән адәм ахмаклыгының чикләре юк.

* * *
Кеше — горур яңгырый. Бигрәк тә, өч хатының, миллиардларың, сәләмәтлегең булганда.

* * *
Кыйммәтле киңәш – алтыннан кадерлерәк.

* * *
Әгәр халык синең арттан бар икән, икенең бере: яки син — юлбашчы, яки халык — сарык.

* * *
Танымаслык булып айныды.

* * *
«Сезнең зияратта да бәйрәм булыр әле…»

* * *
Үзенең яшен яшермәгән хатын-кызга беркайчан да тулысынча ышанып бетәргә ярамый — моңа сәләтле хатын-кыз барсына да сәләтле.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Нәрсәдер төзү өчен кемнедер ваталар.

* * *
Чын ир атны ялангач кул белән җиңеп булмый. Монда ялангач нәрсәләр бик күп кирәк.

* * *
Кешенең кем икәнен белергә теләсәң, аңа акча, хакимлек һәм дан бир. Әгәр дуслары кем икәнен белергә теләсәң, аны акчадан, хакимлектән, даннан мәхрүм ит.

* * *
Яхшы хатаны кабатларга да мөмкин.

* * *
Яраткан кешеңне ничек бар шулай кабул итәргә кирәк. Һәм көн саен кабул итәргә.

* * *
Хатыныгызны беркайчан да тәнкыйтьләмәгез. Әгәр сез күргән кимчелекләре булмаса, бәлки, ул яхшырак ир тапкан булыр иде.

* * *
Алдагы илле ел эчендә безнең илдә бик күп нәрсәләр үзгәрәчәк. Президенттан башка, әлбәттә.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 71 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .