Татар телендә хикмәтле сүзләр
Әгәр урам исемнәре, һәйкәлләр, китаплар, кешеләр һәм ул кешеләр аралашкан тел дәүләт иминлегенә куркыныч тудыра икән, бәлки, сез ул дәүләтегезне чит илдә төзисездер?
* * *
«Бай һәм чибәр булганың өчен түгел, ә сине яраткан өчен…» — дигән сүз бүген кимсетү сыманрак ишетелә.
* * *
Үпкәчел кеше — корулы корал.
* * *
Кешеләр партияләргә, фракцияләргә, диннәргә бүленми. Кешеләр акыллыларга һәм ахмакларга бүленә. Ә ахмаклар партияләргә, фракцияләргә, диннәргә бүленә.
* * *
Бөтен каршылыкларны урап узарга теләсәң, бөтен рәхәтлекләрнең яныннан узып китүең бар.
Игътибар!!! Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый... |
* * *
Хыялдагы гүзәл кызны очрату җиңел. Иң авыры – аның барлыгын хатыныңа сиздермәү.
* * *
Иң куркынычы — төркемнең сиңа таш атуы түгел,, иң куркынычы — шул төркемдә дусларыңның йөзе чагылып китү.
* * *
Башымны катырмагыз, тараканнар өши.
* * *
Әгәр өегездә берәр кечкенә нәрсә югалган икән, яңаны сатып алыгыз һәм искесе дә табылачак.
* * *
Мәктәп артында качып электрон тәмәке тартучыларны укыту бүлеге мөдире түгел, ә информатика фәне укытучысы тота.
* * *
Врачларга рәхәт. Аларның хаталарын җирлиләр дә оныталар.
* * *
Егерме ел скрипкада уйнасаң, син дә яһүд булыр идең.
* * *
Ат та эшли, ат та сарайда яши.
* * *
Дәшмәгән хатын-кызны сәбәпсез бүлдермәгез.
* * *
“Акча эшләүнең мең дә бер ысулы” дигән китабымны бастырып чыгару өчен спонсор эзлим.
* * *
Тырышып-тырышып та икенче иягеңнән котыла алмаган кеше, гадәттә, өченче ияген дә үстерә.
* * *
Бәхетле булу өчен үз оҗмахыңда яшәргә кирәк. Бер үк оҗмах бөтен кешене дә канәгатьләндерә алмый.
Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан