Татар телендә афоризмнар
Аш пешерүнең дә үз өстенлекләре һәм авырлыклары бар. Өстенлеге — аш, авырлыгы – пешерү.
* * *
«Балам, күпме әйтергә мөмкин… Мин сине тудырдым… Мин сине интернеттан йөкләмәдем…»
* * *
Иң талантлы көтүче сарыкларны трибуна һәм микрофоннар ярдәмендә көтә.
* * *
Синең уңышың аның уңышсызлыгы түгел икәнен аңлаган кешене дус дип атарга мөмкин.
* * *
Ун тапкыр иргә чыкты, унысыннан да уңды.
Игътибар!!! Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый... |
* * *
Хатын-кызда иң мөһиме ике сыйфат: ул ахмак ирләргә ярар дәрәҗәдә акыллы һәм акыллы ирләргә ярар дәрәҗәдә ахмак булырга тиеш.
* * *
Бар кеше дә хаталана. Кемдер ешрак, кемдер гел.
* * *
Ватаннан башка горурланыр нәрсәсе булмаганнар гына чын патриот була ала.
Арзан бәягә ял ит!
* * *
Кытайлар безнең «лада»ны ничек кенә безнеңчә эшләргә тырышмасын, аларныкы, барыбер, арзанрак та, яхшырак та килеп чыга.
* * *
Ул ашый — мин әзерлим, ул киеп йөри — мин юам, ул теләсә кайда ташлый — мин җыештырам. Ул булмаса, ничек яшәр идем…
* * *
Кредит алу рекламада әйтелгән кебек җайлы булса, беркем дә банк таламас иде.
* * *
Законсыз рәвештә агач кискән өчен аны биш ел буена законлы рәвештә агач кисәргә җибәрделәр.
* * *
Үзара мөнәсәбәтләр дәвамында ике кешенең берсе котылгысыз рәвештә әрсезләнә башлый. Иң мөһиме — беренче өлгерергә.
* * *
һәр кешдә даһи йоклый, үлем йокысы белән.
* * *
«Мин сиңа кияүгә чыктым, ә уллыкка алмадым» дигән сүзне иргә ничек әйтергә?
* * *
“Өмет юк хәзерге яшьләрдә, традицияләрне санга сукмыйлар, ата-бабалары тарихын белмиләр…” — дип уйлады маймыл кешегә карап.
* * *
Хатын-кыз колагы белән ярата, ә ирләр — күз белән. Шуңа хатын-кыз — бизәнә, ирләр — алдаша.
Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан