Дөньясы ничек — мулласы шундый
* * *
Җиңел холыклы булу да авыр, авыр холыклы булу да җиңел түгел.
* * *
Дөньясы ничек — мулласы шундый.
* * *
Үз өеңдә почмак та тәрбияли.
* * *
Зарланудан туктагыз, кеше проблемалары беркемгә дә кызык түгел.
* * *
Бай бәяне карый икән, аның өчен саннар гына мөһим, нинди валютада булуы түгел. ярлыга да шулай.
Игътибар!!! Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый... |
* * *
Җиңелсәң — кем җиңгәнен оныттырырлык итеп җиңелергә кирәк.
* * *
Сүз ачкыч кебек. Аның белән теләсә-кемнең йөрәген ачып һәм теләсә-кемнең авызын ябып була.
* * *
Кешеләрне сыра һәлак итми. Кешеләрне сырага кушылган су һәлак итә.
* * *
Ак атка атланган әкият егете һәр ялгыз кыз хыялында үзенчә картая.
* * *
Теләсә нинди пешка королева була ала. Яки ат.
* * *
Сайлаулар алдыннан әфәнделәр иптәшләнә.
* * *
Һәрбер ахмак үзенең ахмак түгеллеген төгәл белә, акыллылар — белми.
* * *
Иртә — хәерле, көн — файдалы, кич — истәлекле булырга тиеш.
* * *
Кәрләләрнең шәүләсе озын икән, димәк бу җәмгыятьнең кояшы баеп килә.
* * *
Дөреслек юк, дисезме? Дөрес түгел, дөреслек бар. Дөрес, һәркемнең үз дөреслеге.
* * *
Мәңгелек конфликт: көзге матур күрсәтә, фотоаппарат ямьсез төшерә.
* * *
Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан