kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Татар дөньясы…

Татар дөньясын күзәтеп баручылар белә инде, күп очракта без үз кимчелекләребезне кирәгеннән артык күпертеп җибәрүчән. Ниндидер аерым бер вакыйганы алабыз да: “О, безнең татар андый, безнең татар мондый!” — дип лаф орабыз. “Андый” белән “мондый” тәгаен нинди хәл булуга карап, төрлечә үзгәрергә мөмкин: тар күңелле, күремсез, көнчел, хөсет һ.б… Әйтик, берәүне югары вазыйфага билгеләп куялар, ә калганнар ипләп кенә тегенең начар якларын, җитешсезлекләрен искә төшерә башлый. Яки кемдер ниндидер премия ала, ә калганнар… Шуннан берәү боларны күзәтеп тора да әйтә: “И, безнең татар бигрәк…” — ди.
Татар гына андый түгел!

Тар күңеллелек, хөсетлек, көнчеллек һәм тагын әллә күпме яман сыйфатлар бөтен милләткә дә хас.
Әле күптән түгел генә Россиянең мәдәният министры итеп Ольга Любимованы билгеләделәр. Татар кешесе түгел бу. Вәт, шул хакта хәбәр булу белән социаль челтәрләрдә бер-бер артлы аның үткәненә кагылышлы сәер язмалар күренә башлады. Беренче булып аның яшь чагында сүгенүле сүзләр язылган футболка киеп төшкән фотосы күренде. Аннан соң Livejournal блогындагы язмаларыннан өзекләр. Боларны да татарлар түгел, ә яңа министрның милләттәшләре таратты. “Таратты” дим, чөнки мондый постлар бөтен челтәрләрдә дә бик зур активлык белән таратылып, үзенә күрә бер пиар акциясы шикеллерәк төс алды. Ә инде фикер белдерүчеләр саны вакыты-вакыты белән йөзәрләгән булып китте. Фикер белдерүчеләр дә әлеге ханымның үз милләттәшләре иде. Нишлисең инде, кемнеңдер яманлыгы ачылганда изге кешеләр артучан була. Бу юлы да үзләре бер тапкыр да сүгенүле сүз язылган футболка кимәгән, бөтен гомерен музейларда һәм опера концертларында уздырган югары мәдәниятле һәм мәгърифәтле фәрештәләр армиясе пәйда булды.
Ольга Любимова моннан унике ел элек (2008 елның декабрендә) үзенең Livejournal сәхифәсендә: “Көтмәгәндә үзем өчен шундый ачыш ясадым, мин нихрена да мәдәниятле кеше түгел,” — ди һәм музейларга, экскурцияларга, күргәзмәләргә йөрергә, классик музыка тыңларга, митингларда катнашырга, юбилейларда, өстәлләре “Т” һәм “П” рәвешендә тезелгән тантаналы мәҗлесләрдә булырга яратмавы турында яза.

Бер карасаң, әлләни зур гөнаһ дип булмый инде моны. Өстәвенә, моннан унике ел элек булган хәл. И-и, моннан унике ел элек кем нәрсә язганын, я сөйләгәнен искә төшерә башласа-аң… Берәү “2020 елда Россиядә уртача хезмәт хакы 2700 доллар булачак” — дип тә ычкындырган иде бугай әле. Хәзер шуны чокып утырасың мени?!. Шуның ише вәгъдәләр белән чагыштырганда Ольга Любимова язмалары самими булып күренә. 27 яшьлек хатын-кызның үз тормышында казынып, ниндидер нәтиҗә чыгарырга омтылышы.
Мин дә “мәдәниятле шәхес” битлеге киеп, аны бу сүзләре өчен гаепләргә тырышып карыйм — килеп чыкмый. Экскурцияләрдә, күргәзмәләрдә булмаганыма да күптән икән. Димәк, мин дә яратмыйм. Иртән тору белән: “Тә-әк, бүген кайсы музейга барырга икән? — дип баш ватып, төннәр буена — Балет караргамы, әллә опера тыңларгамы? Эх, икесенә дә берьюлы барып булсын иде…” — дип тә борчылып чыкмыйм бугай. Шулайрак итеп барсын да искә төшерә башласам, мин дә аның сүзләрен кабатларга мәҗбүр булам икән: “я нихрена не культурный человек…” Ләкин бу миңа әдәби иҗат белән шөгыльләнергә, мәдәниятнең һәм сәнгатьнең үзем теләгән өлкәләре белән ләззәтләнергә комачауламый. Ә артыгы таләп ителми дә…

Шул сүзләрне язганнан соң унике ел узгач, мәдәният министры булып киткән ханымны чәйнәүче изге кешеләрнең дә көне-төне музейларда, күргәзмәләрдә, экскурцияларда, опера-балет театрларында йөрүенә бик ышанып җитмим. Аларның да һәркайсына шундый ук тамга сугарга буладыр — бик мәдәниятле кеше түгел. Тик бу аларга Россия мәдәнияте өчен нык кайгырган кыяфәт чыгарып, үзләренең изге зат булуына тулысынча ышаныч белән пычрак сүзләр язарга комачауламый. Һәм болар — татар кешеләре түгел, ханымның үз милләттәшләре.

Мин монда Ольга Любимованың үз вазыйфасына туры килү-килмәвен тикшерергә җыенмыйм. Төрле фикерләр бар. Вакыт күрсәтер. Аны мисалга китерүем, әлеге вакыйганың кызуы сүрелеп бетмәгәнлектән генә. Әле һаман чәйнәп яталар. Бер дә юктан гына гауга тудыру, кешене пычратырга тырышу сәләте, бер безнең халыкта гына түгел, диюем. “Безнең милләт андый инде, безнең милләт мондый!” — дип төкерек чәчәргә русларның да тулы хакы бар.
Һәм алар…

Менә бу урында минем ни өчендер: “Руслар андый түгел, алар үз милләтен түбәнсетми,” — дип әйтәсем килә. Һәм бик акыллы кыяфәт чыгарып, бу язманы: “Аерым төркемнәргә, катламнарга, кешеләргә хас булган җитешсезлекләрне тоташ милләтнеке итеп күрсәтергә ярамый,” — дигән яхшы фикер белән тәмамлыйсым килә.

Ләкин… Шул фикерне нигезләргә теләп, мин махсус эзләндем. Тик… Яңа министрның Livejournalдагы язмасы стилендәрәк әйтсәк, нихрена да алай түгел. Алар да нәкъ безнең шикелле үк үз милләтен битәрли: “Безнең халык — усал, вакчыл һәм көнчел, аның табигый халәте — ни үзенә, ни бүтәннәргә” — ди. Классикларының да русны кимсетүче цитаталары җитәрлек икән. Мин аларны кабатлап тормыйм, кызыксынсагыз үзегез табарсыз.
Төрле милләтләргә бүленсәк тә, адәм балалары булгач, барыбыз да бер чамарак инде без. Беребезне мактап, беребезне хурлыйсы юк.

Марат Кәбиров

(Барлыгы 92 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .