kicheru_yuk_1200x500
Миллион
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Кайларда сез, татар хакерлары?!

“Телебезне саклыйк!” — дигән чыгышлардан да күбрәк нәрсә юк хәзер. Төрле трибуналардан да шул яңгырый, социаль челтәрләрдән дә, гәзит-журнал мәкаләләрендә дә, үзара әңгәмәләр вакытында да телебезне саклауның мөһимлеге турында ишетәбез. Бу сүзнең дөреслеге шиксез инде, активлашу сәбәбе дә ачык. Тик шулай да ул әби-бабайларның: “Саулыгыңны сакла, балам!” — дигәненә охшап калды. Барсы да кабатлый, тик беркем дә ишетми һәм тыңламый. Алай гына да түгел әле, бу мәсьәләгә бик якын торучылар да телне саклау хакына нәрсәдер эшләүгә, конкрет гамәлгә күчүгә караганда, шушы матур сүзне кабатлаундан ерак китмиләр.

Телне, әлбәттә, сакларга кирәк. Аның мәктәпләрдән кысырыклап чыгарылуы — зур зыян, әлбәттә. Әмма бүгенге көндә аның мәктәптә укытылу-укытылуы кебек үк мөһим бер өлкә бар. Ул — интернет. Бу фикерем сәеррәк ишетелер, тик сез бер сорауга җавап табып карагыз әле: кайсыгыз нинди телне мәктәптә камил дәрәҗәдә үзләштереп чыкты? Безнең мәктәпләрдә тел өйрәтү системасы тиешле дәрәҗәдә эшләми. Рус теле дә, чит телләр дә шулай. Дәресләр санын арттырырга, хәтта уку чорын тагын берәр елга озайтып, аны фәкать телләр өйрәнүгә генә багышларга мөмкин — бүгенге система белән укытылган очракта бер файдасы да булмаячак. Күреп торабыз бит инде: унар ел буен укып чыккан үсмер ике сүзне ялгап әйтә белми, ә кайдандыр килгән кытай, яки инглиз кешесе өч-дүрт айда үзаллы үзләштерә.

Телне саклауның иң мөһим урыны бүген — интернет.
Хәзерге бала бераз башы эшли башлау белән интернетка керә. Ул әле үз аягы белән урам аша гына урнашкан кибеткә дә барып җитәлмәскә мөмкин, ә “Амазон” кибетеннән нәрсәдер сатып ала белә — моның мисаллары күп. Интернетка керүгә, ул баланы нәрсә каршылый соң? Нинди максат белән кайсы гына сайтны, яки социаль челтәрне ачса да аны, нигездә, рус һәм иңглиз телендәге программалар каршы ала. Бу телләр тора-бара аңа бик якынга әйләнә.

Шуңа күрә, бүгенге вәзгыятьтә татар телен саклауның иң мөһим өлкәсе — интернет. Халык киң куллана торган программаларның барсын да кичекмәстән татар теленә әйләндерү таләп ителә. Татар теленең күләме интернетта ким дигәндә дә русныкы белән бер дәрәҗәдә булырга тиеш. Һәм бу ниндидер аерым сервислар, сәхифәләр, программалар белән генә чикләнмичә, бөтен юнәлешләрне дә колачлауга юнәлсен. Шул очракта кешедә татар теленә табигый ихтыяҗ тәрбияләнә ала. Чөнки интернеттагы төрле сервисларның теленә кеше күнегә, аның яраткан программалары, сәхифәләре барлыкка килә. Әгәр ул аларны татар телендә үзләштергән икән, бу инде гомерлеккә дигән сүз. (Монда татар хакерлары ярдәм итә ала. -))

Мисал өчен әллә кайда китәсе юк. Мин куллана башлаганда кайбер программаларның русчага тәрҗемәсе юк иде әле. Хәзер бар. Тик мин ни өчендер күчәргә ашыкмадым. Иңглизчәсе җайлырак кебек, башта шул интерфейска өйрәнгәч, шулай җайлы. Русчага әйләндерүгә караганда, миңа иңглизчәмне камилләштерү уңайлырак кебек. Интернетка керү белән үк русча программаларга өйрәнгән кешеләр дә татарчасы барлыкка килде дип кенә үз теленә күчәргә ашыкмый. Мин моның сәбәбен әйтә алмыйм, әмма ниндидер закончылык бар — кеше яңа программага башта нинди телдә күнегә, шуның буенча эшли.
Әгәр кеше баштан ук татарча программаларга күнегә икән, бу очракта ул башка интерфейска күчүгә караганда, татарчасын камилләштерүне кулайрак күрәчәк. Бу әле шөгыле тел белән бәйле булмаган очракта шулай.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Тел белән бәйле программалар бар, әйтик, текст җыю процессорлары. Мин язучы буларак, аларның бөтен мөмкинлегеннән файдаланырга теләр идем. Libre Office, әйтик, бушлай таратыла торган яхшы программа. Иңглиз, яки рус телләрендә аның текстагы орфографик, грамматик, стилистик хаталарны тикшерү мөмкинлеге бар. Бу язучыга да, журналистка да бик файдалы. Үзлегеннән тел өйрәнүчеләр өчен дә бик уңайлы: текстны җыясың, ә ул сиңа хаталарыңны күрсәтеп бирә, төзәтү вариантларын тәкъдим итә. Ләкин татар телендә текст җыясың икән, син бу мөмкинлектән мәхрүм. Бу программа өчен татар сүзлекләре эшләнмәгән.

Барыбызга да таныш Microsoft Office программасы бар. Ул сезнең компьютерда нинди телдә? Хәтта татар өчен җанын бирергә әзер кешеләр дә аннан я рус, я иңглиз телендә файдалана, шулай бит. Югыйсә, татарчасы да бар. Иде.

Һәрхәлдә, Microsoft Office 2010 программасының татарча вариантын бушлай күчереп алу турындагы хәбәр 2011 елның июнендә үк таралган иде. Сайты да күрсәтелгән — www.microsofttatar.ru. Ютубта видеоязмалар да бар. Матбугатта да хәбәрләр хәтсез булды, хәтта моңа багышланган чарада Президент үзе дә катнашкан иде.


Арзан бәягә ял ит!


Бүген Microsoft Office 2010 инде искеләрдән исәпләнә, тиздән аның үсеше туктатылачак. Шуңадырмы, программаның татарча вариантын тиз генә таба алмадым. Элек күрсәтелгән сайт автоматик рәвештә Майкрософтның төп битенә юнәлтә. Шулай да мин бик озак эзли торгач, таптым ул мактаулы нәрсәне. Хәтта урнаштырдым да. Әмма бу Microsoft Officeның интерфейсын гына өлешчә (!) татарчалаштырырга сәләтле икән, орфография, стилистика, грамматика өлкәләренә кагылышлы тикшерүчеләре эшләнеп җитмәгән, сүзлекләре юк… Тугыз ел узганнан соң да юк. Күрәсең, бу күз буяу өчен генә эшләнгән бер гамәл булган. Хәзер инде Microsoft Office үзенең 2019-нчы версиясен чыгарды. Монсының телләр пакетында хәтта Африканың кайбер кабиләләренеке дә бар, татар теле генә юк. Ә Microsoft Officeны татарчалаштыру барышы моннан ун ел элек ничек булса, шул көенчә калган.

Microsoft Office шикелле һәр компьютерда булган популяр программа шундый хәлдә икән, башкалары турында сүз алып барасы да юк инде. Браузерлар, социаль челтәрләр өчен программалар нинди телдә? Әлбәттә, русча. Татарның хәтта телмәрне текстка, текстны телмәргә әйләндерә торган кушымтасы да юк. Бу үзе үк Интернетны кулланучы татар баласын үз теленнән биздерү эшен башкара. Сез аның баш очына басып тәүлек әйләнәсенә: “Татар бөек халык, татар теле камил, татар телен өйрәнергә кирәк!” — дип кабатлап торсагыз да бер файдасы да тимәячәк.

Кыска гына гәзит мәкаләсендә интернетның барлык мөмкинлекләрен дә колачлап булмый, шуңа без нибары берничә программага тукталдык. Бу өлкәдә, әлбәттә, дәүләт дәрәҗәсендә җитди хәстәрлек таләп ителәдер. Ләкин башка халыкларда үзешчәнлек рәвешендә дә эш киң җәелдерелгән. Бик күп программаларны хакерлар, программистлар, тел белгечләре үзлегеннән тәрҗемә итә. Безнекеләрнең генә эше бик күзгә күренми… Җыелып алсак: “Без — фәлән миллион, россияда икенче урында!” — дип мактанырга яратабыз. Тик интернет битләрен актарганда, мин үзебезнең фәлән миллион булуыбызны тоя алмыйм. Һәм рус телендәге “Опера”ны ачып, рус эзләгече Яндекстан татарча программа юллаганда, ирексездән уйлап куям: “Кайларда сез, татар хакерлары!”
Марат Кәбиров (Кайларда сез, татар хакерлары)

(Барлыгы 81 карау, бүген - 1 кеше)


@Mail.ru .