kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Адашкан авазлар

“батырларча икеләнеп”

“Эт булып мырлый”

“Ниһаять, компьютер ул җыйган парольгә ризалашырга мәҗбүр булды.”

“Адәм аягы басмаган тырма”

“Җиңел эшкә урнашудан да авыр нәрсә юк”

“Ничек кенә тәрбияләмә, барыбер әйбәт яшәргә тели”

“Чиста намуска һәркемнең дә басып карыйсы килә”

“Соңрак чылтыратырмын. Әле сүгенә алмыйм.”

“Ишек табучыны беренче тапыйлар”

“Рухи ачлыктан кеше ябыкмый да, үлми дә. Ә кешелек — мөмкин.”

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

“Һәр бәлешнең үз чебене”

“Соңгы тапкыр беренче»

“КЕШЕ КЕШЕГӘ – кеше”

“Тәнгә ирек бирсәң, баштан ерак китәр”

“Кем ходайга ышанганын ходай үзе белә микән?”

“Бай тәҗрибә туплау өчен күп ахмаклык кылу кирәк”

“Башыңны әйләндергән кеше муеныңны борырга да мөмкин”

“Җир 30 тапкыр тизрәк әйләнсә, көн дә зарплата алыр идек”

“Безнең көчсезлекне җиңәр көч юк”

“Интернет җәтмәсендә”

“Некрологына караганда, яхшы тәэсир калдырып китте”

“Кешегә кытлык заманда изгеләр арта”

“Тагын сафлыгын югалткан. Бигрәк хәтерсез инде.”

“Ник икәнен белмәсәм дә мин сине хөрмәт итәм.”

“Кеше хисабына париот”

“Башың белән тиргәштеңме әллә?”

“Татар тегермәне. Милли он.”

“Аны талант басты. Үз таланты.”

“Казанда чибәр кызлар шулкадәр күп: телисеңме-теләмисеңме — телисең.”

“Доктор, зинһар, бүтән чир табыгыз. Монсы артык кыйммәт.”

“Мондый оятсызлыкны гомергә күргәнем юк иде. Тагын бер кат күрсәтегез әле”

“Икәү бергә кайнар төн үткәрдек. Черки белән. Ул өзләде. Мин кул чаптым.”

“Май оныткан үзенең яз икәнен…”

“Сәгать суга… Һәркемгә дә.”

“Бәхетлерәк яшик. Бүтәннәрдән.”

“Тәхеттә ыштан туздырып”

«Ышанычлы дошман»

“Заманнан зур кешеләрнең башы иелгән була”

“Елмаюны тыйган җирдә елауны да тыялар.”

“Башта уйнаган җил кесәне җилгәрә”

“Саулык зур байлык икәнен аптекада аңлыйсың”

“Черкиләрдә безнең кан ага”

(Барлыгы 234 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .