kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Григорий Горин әйтә

* * *
Без тынгысыз заманда яшибез: күп ашый, аз укый торган кешеләр заманында.

* * *
— Юмор гомерне озайта, диләр
— Ул көлгән кешенең гомерен озайта. Ә шаярткан кешенекен кыскарта.

* * *
Хисләр теорема түгел. Аларны исбатлау таләп ителми. Булса – күзгә бәрелеп тора, булмаса – күренми.

* * *
Урыслар озак итеп ат җигәләр. Аннан соң беркая да бармыйлар. Бары тик җигәләр дә тугаралар, җигәләр дә тугаралар. Безнең үзенчәлекле юлыбыз шушы.

* * *
— Сезнең чирегез бармы?
— Юк.
— Булдырырга кирәк. Кичекмәстән булдырыгыз. Бүгенге заман кешесенең ниндидер чире булырга тиеш. Сөйләшү өчен шәп тема.

* * *
— Ой, Машенька, шундый рәхәт синең белән!
— Мин Маша түгел.
— Булсын. Барыбер, рәхәт.

* * *
Ничек кирәк – шулай түгел, ничек кушылган – шулай. Ничек кушылган – шулай кирәк.

* * *
Россия бай ил. Урлыйлар, урлыйлар урлап бетерәлмиләр.

(Барлыгы 53 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .