kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Кайсы яктан узыйм?

(булган хәл)

Бер дус малай мерседес сатып алды. Яңа түгел инде, артык беткән дә түгел. Ярый шунда йөреп торырга. Ни әйтсәң дә — “мерс” Бер мәлне үз җаена гына өенә кайтып барганда машинасы сүнә моның. Юл уртасында, төп-төгәл икенче полосада. Егет механик түгел инде, капот астына чумарлык хуты юк, шулай да бу очракта эшләргә мөмкин булганның барсын да эшләп карый. Чыгып тәгәрмәчләргә тибә – файдасыз. Урысның сайланма сүзләре белән Германияны сүгеп карый – машина кабынмый. Тәмәке тартып карый… Аварийкаларын кабыза. Тагы нәрсә эшләргә белмичә, кереп утыра да төзәтү хезмәтен көтә башлый.

Унбиш минут чамасы шулай утыргач, кинәт артында кемдер сигнал бирә. Чыга инде егет. Арткы номерына терәлә язып “унбишле” туктаган. Руль артында – егерме яшьләр тирәсендәге кызый. Егет ипләп кенә аннан ни өчен сигнал бирүе белән кызыксына.
— Ә сезне ничек узарга? — ди инде ярсый башлаган кызый, — Ник башкаларны тоткарлыйсыз?

— Соң бит беренче рәт бар, икенче рәт… — дип гаҗәпләнә егет, — Үткенче машиналар бөтенләй юк, узыгыз соң шуннан.
— Вәт кызык сез… — ди кыз инде нәфрәтләнә башлап, — Үзегез әле уң әле сул поворотнигыгызны кабызасыз. Кайсы яктан узыйм?!.

(Барлыгы 105 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .