kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Футбол

Тәрбияченең балалар бакчасында беренче эш көне. Берүзенә өч төркем бала. Кич җитүгә барсын да әти-әниләре килеп ала, ә бер бала кала. Килеп алучы юк. Утыра инде шулай комлыкта сабыр гына уйнап, ярты сәгать үтә килүче күренми. Тәрбияче борчыла башлый, бала янына килә.
— Кем алырга тиеш сине бакчадан?
— Әти.
Ну әти, тек әти инде. Ир кешенең эше бетәме ни, берәр җирдә тоткарланадыр. Утыралар тыныч кына, көтәләр. Ә әти юк та юк. Бөтен бакча бушап кала хәзер, каравылчыдан башка кеше юк. Тәрбияче ата-аналар исемлеген алып чыга. Шалтыратырга кирәк ич инде, болай булмый. Малайдан сорый:
— Ә исемең ничек синең?
Малай исемен әйтә.
Тәрбияче бар исемлекне актарып чыга — баланың исеме юк. тагын бер тапкыр карап чыга — өстән аска тикшереп карый, аннан соң — астан өскә. Юк малайның исеме.
Нәрсә эшләргә хәзер. Үз төркеменнән булса, өенә генә алып китәр иде дә әти-әнисенә шалтыратыр иде. Ә монда… Һәм иң кызыгы, берни булмагандай уйный малай. Бернәрсәгә исе китми. Гадәттә, әти-әнисе килеп алмаса, бала тынгысызлана башлый ич инде, я еларга тотына, я башкача көйсезләнә. Ә бу малай… Бармы-юкмы аңа әти-әнисе… Тәрбияче курка төшә хәзер, борчыла, дулкынлана башлый.
— Әтиең кайда соң синең?
— Эштә.
— Кайчан киләчәк инде ул сине алырга?
— Ул килмәячәк.
Баланың тыныч кына әйткән сүзеннән тәрбияче бөтенләй куркуга төшә. Ничек инде килмәячәк?!. Гадәттә, әти-әнисе килмәсә… Ә бу малай шундый тыныч… Тәрбияче хәзер калтырана башлый. Нәрсә эшләргә? Кемгә шалтыратырга? Бу көенчә дә түзү авыр, юкка-барга шау-шу куптарсаң көлкегә калуың да бар. Аптыраган. Ни эшләргә дә белерлек түгел.
— Ә ник килмәячәк? — дип сорый тәрбияче, ниһаять, үзен кулга алып, — Әтиең нигә килмәячәк?
Һәм баланың тыныч җавабы тагы да шом өсти.
— Ул футбол карый.
— Нәр-сә?!
— Футбол карый, — дип тагы да тынычрак җаваплый малай, бернигә дә исе китмәстән, — Футбол караганда аны борчырга ярамый.
— Син бит аны эштә дидең.
— Эштә.
— Һәм үзең футбол карый дисең.
— Футбол карый.
— Эштә футбол карый мени?
— Эштә футбол карый.
— Тренер-фәлән түгелдер ич.
— Юк, тренер түгел. Ул футбол карый.
— Нинди эш соң ул шулай футбол карый торган. Әтиең кем булып эшли?
— Каравылчы
— Кайда?
— Балалар бакчасында.
— Кайда, кайда?
— Балалар бакчасында.
Бу сөйләшүдән тәрбияче үзенең кечерәя баруын тоя. Ишеткәннәре башына сыймый, йөрәген калтырану алган. Шулай да кирәкле сорауны бирә ала:
— Нинди балалар бакчасында?
— Шушы бакчада.
— Безнең балалар бакчасындамы?
Хәзер малай моңа сәерсенеп карый. Әллә нинди сәер апа бу, әйбәтләп әйтеп торасың, ә ул берни аңламый, бер үк нәрсәне кабат-кабат сорый. Һәм малай тагын бер кат яхшылап аңлатырга була:
— Әйе инде, шушы балалар бакчасында каравылчы булып эшли. Мин аның янына кергәч: «Бар, ычкын моннан, футбол беткәнче күземә күренәсе булма» — дип чыгарды. Көтеп утырам менә футбол беткәнен.
Һәм ул бөтенләй телсез калган тәрбиячегә төбәлә:
— Ә сез нигә һаман кайтмыйсыз?
Тәрбияче җавап табалмый. Малайга бу кирәкми дә, ул барсын да шундук аңлап ала:
— Ә-ә-ә, сезне дә футбол беткәнче өйдән куып чыгарганнардыр әле…
Марат Кәбиров

(Барлыгы 75 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .