kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Язылмаган законнар

* * *
Һәр көтүнең алдында мәһаббәт гәүдәле бәрән атлый. Сарыклар ул барсын да белә, дип уйлый. Ә бәрән бары тик алдан барырга гына тели, алда рәхәт — тузан да юк, үлән дә яхшы.

* * *
Әгәр мәрхүм булсаң — бу хакта үзең берни дә белмисең, башкаларга гына кыен. Ахмак булсаң да — шундый ук хәл.

* * *
Бик акыллы, бик зур галимме син, патшамы — мөһим түгел — ике яшьлек сабый уенчык телефон тоттыра икән, сөйләшергә тиешсең.

* * *
Әгәр 45 градус суыкта ун йомырка артыннан кибеткә чыгасың икән, кергәндә уникесе дә шалтырый башлый.

* * *
Кесәң буш, тамагың ач вакытта азатлык та үз бәясен җуя.

* * *
Аракы ике генә урында була ала: я савытта, я кешедә.

* * *
Хезмәт хакы зур да кечкенә дә була алмый. Ул я җитә, я җитми.

* * *
Өч санны истә калдыру, өч хәрефне истә калдырудан авыррак.

* * *
Кәефең начар чакта четерекле мәсьәләләрне хәл ит. Начар кәефне берни дә боза алмый.

* * *
Карт кешене бөгү авыр. Ә турайту тагы да кыенрак.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Сәүдәгәрлекнең иң табышлы өлкәсе — власть.

(Барлыгы 85 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .