kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

13 анекдот

* * *
— Әминә, син мине аңламадың…
— Минме сине аңламадым?!. Син миңа эткә карагандай карыйсың — алып кил, бир, илтеп куй…
— Әминә, син хаталанасың…
— Минме хаталанам?! Хәзер менә бу уклау белән…
— Әминә, фу!

* * *
— Кичә командировкадан кайттым да шкафны ачып карасам — хатынның сөяркәсе.
— Шуннан?
— Шуннан аңлатып бирдем инде. “Әй, ахмак, мәйтәм, нишләп утырасың монда? Мин күптән аерылдым, ә хатын әниләренә кайтып китте.”

* * *
Берәү мәчеткә килә:
— Мулла абзый, четерекле генә хәл шундый… Песигә ясин чыгарга кирәк иде.
— Ә, юк, туган, булмый. Менә юл аша гына эшкуарлар мәчете, алар акчага барсын да эшли.
— Белмим шул, акчам җитәр микән, миндә бит мең генә доллар.
— Ә ник аны башта ук әйтмәдең песиеңең мөселман икәнен.

* * *
Берәү зоомагазинга килә:
— Сездә сөйләшә торган берәр нәрсә бармы?
— Бетте шул… Соңгы тутыйкошны яңа гына алып киттеләр. Ә, онытып торам икән, кыргаяк бар бит. Сөйләшә торган кыргаяк.
Ир моны өенә алып кайта. Ашата-эчертә.
— Ну, нәрсә, урамда йөреп керәбезме?
Кыргаяк дәшми.
— Чыгып керәбезме урамга, дим!
Теге дәшми.
— Ух, зараза, тагын алдаганнар!
Кыргаяк телгә килә:
— Ачуланма инде, аякларга киеп маташам бит.

* * *
— Хәлләрең ничек?
— Әйбәт. Барсы да ал да гөл.
— Димәк, өйләнергә вакыт сиңа.

* * *
Бер мәлне шәкерт Остаздан сораган:
— Ә яхшы үзгәрешләрне озак көтәргә туры килерме икән?
— Көтсәң, озак көтәрсең, — дигән Остаз.

* * *
— Гафу итегез, сезнең кызыгыз кичә барда бик нык исерек иде.
— Юк, ул кичә авызына да капмады.
— Әй, гафу итегез, сезне икеләтә борчырга туры килә инде.

***
— Акчаң, бармы?
— Ычкын моннан!!
-… ә минем бар…
— Ой! гафу ит, туган!!!

***
Үгез сөзеп имгәнгән савучы Мөхипҗамалны район больницасына китерәләр. Бердә татарча белмәгән врач карый тегене. «Откуда»? була аның беренче сүзе.
-Ат кумады, үгез куды мине. Разве ат шулай делает,- дип аңлаткан Мөхипҗамал.

***
Ике чукча Америка урамы буйлап баралар! Карасалар мәктәп яна ди. Берсе икенчесенә:
— Әйдә, балаларны коткарабыз да, безне гәҗиткә язачаклар
-Ничек коткарабыз соң аларны?
-Син өченче катка мен дә, миңа балаларны тәрәзәдән тотып ат, мин аларны тотып калам.
Берсе өченче катка менә дә, бер баланы аска ата. Астагысы тотып кала.
Икенчесен ата, икенчесен дә тотып кала. Өченче юлы бер негр малаен тотып аска ата да, астагысы моны тотмый!
-Ник тотмадың инде? — дип өстәгесе кычкара. Астагысы:
-Аның янып беткәннәрен атма инде син.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

***
Бер класста ачык дәрес алдыннан укытучы укучыларны өйрәтә икән:
— Туалетка чыгасыгыз килсә, апа мин туалетка чыгыйм әле дип әйтмәгез, ә мин чәчәкләр өзеп керим дип эйтегез, ди.
Ачык дэрес вакытында Вәли:
-Апа, мин чәчәкләр өзеп керим әле.
-Хәзер теманы аңлатып бетерим дә, биш минуттан чыгарсың.
биш минут үтә…
-Вәли, син чәчәкләр өзеп керәсе идең бугай?
-Әй апа, чәчәкләрне өздем инде! Иснәп кенә утырасы калды!!!

***
Печән чапканда ике дус сөйләшә. Берсе икенчесеннән сорый:
-Син кемгэ чабасың? — ди.
-Картайган көнемдэ кешегә чабып йөрмэм инде, үземә чабам, — ди тегесе.
-Ә мин сыерга чабам, — ди дусты, серле генэ елмаеп.

***
Җүләрләр йортына тикшерү килэ: кем 3 томлы әсәр яза шуны чыгарачаклар, дип игълан итәләр. Бер җүләр 1 том яза, икенчесе 2 том. Өченче җүләр алып килә 3 том.
Карый моны комиссия, беренче битнең беренче юлында “Чапай атка атланды” дип язылган, ә иң азаккы битнең иң соңгы юлында “Чапай аттан төште” диелгән… Ә калган 3 томда «тек-тек-тек» дип…

(Барлыгы 64 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .