kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Ялганлыклар тасмасы

* * *
Россельхознадзор хәбәр итә:”Соңгы тикшеренүләр Төркия помидорларының сыйфаты кинәт яхшыруын күрсәтте.”

* * *
Россия белән Төркия арасындагы килешмәүчелекнең озакка сузылу сәбәбе ачыкланды. Ул көтелмәгәнчә гади булып чыкты – Эрдоган гафу үтенеп язган хатын Россия почтасы аша җибәргән.

** *
Кесә телефоннары өчен яңа тариф барлыкка килде. “Яровая +” — барлык сөйләшүләр язылып бара.

* * *
Путин Россия туристларына Төрек отельләрендә “О боже, какая мужчина”ны җырларга рөхсәт бирде.

* * *
Евросоюзда 1 гигобайт урын бушады.

* * *
Россиядә бензин хакының нефть бәясе түбәнәю сәбәпле күтәрелүе туктатылды. Хәзер ул нефтькә хак арту сәбәпле күтәреләчәк.

* * *
Евро-2016 уеннарыннан соң УЕФА Россия футболчыларына допинг куллануны рәсми рәвештә рөхсәт итәргә кирәк дигән карарга килде.

* * *
Саниэпедимия хезмәте Казан сулыкларын тикшерде. Анализлар күрсәтүенчә, пациент авырлы түгел, хроник авырулар белән интекми, канында шикәр күп түгел.

* * *
Центробанк тирә-юньгә күз салып, барлык банкларның да ябылып бетүен күргәч, үзен үзе ябарга булды.

* * *
Авыл янындагы умарталыкларын ташлау сәбәпле, N шәһәренең элеке мэрының тормыш иптәше Фәлән Фәләнованың еллык кереме дүрт миллиардтан нибары миллион ярымга калган.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
1760 елның 27 августында императорица Елизавета ришвәтчелеккә каршы указ чыгара. Бу Указның үз көченә кайчан керәчәге әлегә билгеле түгел.

* * *
Доллар һәрвакыт болай зур булмаган. Әле аңа нибары алты сум гына булган чакларны да хәтерләүчеләр бар. Еллар узды, доллар үсте, буын ныгытты. Бүген инде ул җитмешне куа. Теге дөньяга китәренә дә озак калмаган, димәк…

* * *
Дөньядагы сәяси кискенлекне хәл итү юлын төгәл белүче кеше табылды. Әмма ул үз белемен беркем белән дә уртаклашырга теләми. Санитарлардан шүрли.

* * *
Соңгы еллардагы иктисади хәлләрне һәм ата-аналар теләген исәпкә алып шундый үзгәреш кертелде: авыру балаларны дәвалау өчен дәүләт бютжетыннан акча бүленәчәк, ә футболчыларга һәм аларның тренерларына гонорарны халыктан соранып җыячаклар.

* * *
Санкцияләргә җавап йөзеннән Россияның чын патриотлары үзләренең Америка һәм Европадагы виллаларын сүтү эшенә кереште. Моның белән генә тукталып калмадылар чит илләрдә укучы балаларын Мәскәү вузларына чакырып кайтардылар, мерседес һәм бмвларын ярдан тәгәрәттеләр.

* * *
Һәм ахырдан – файдалы киңәш. Әгәр һәрвакыт эшегез булсын һәм хезмәт хакыгыз гел артып торсын дисәгез, начальнигыгызны поручитель итегез.

(Барлыгы 11 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .