kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Кызыклы әйтемнәр — смешные афоризмы

* * *
Никах бурычы ул — ипотека.

* * *
Ун ел буена дәвам иткән тикшеренүләр нәтиҗәсендә, колорада коңгызы тереклек патшасы дип табылган. Ул инде ничә еллар буена кешеләрне баш идереп тота.

* * *
Минем машинам бик зур. Анда биш кеше һәм хатын сыя.

* * *
Бу тормышта кемдер адәм арасына чыга, кемдер кеше килеш кала.

* * *
Оҗмах — тамугта янучыларның хыял-өметләре яши торган урын.

* * *
Карбыз сатуда зур тәҗрибә җыйган кеше, бер чиртеп карау белән, улының имтиханнарга әзерлеген ачыклый ала.

* * *
Джон Рокфеллер 100 акча эшләргә һәм йөз яшькә кадәр яшәргә хыялланган. Ә 318 млрд акча эшләгән һәм 97 яшендә үлгән. Бөтен хыяллар да тормышка ашмый.

* * *
Әгәр хатыныгыз сезнең курайга биеми икән, димәк кураегыз начар уйный.

* * *
«Аның наз тулы күзләре бер-берсенә сөеп карыйлар иде…»

* * *
Кичә кич үз яртымны таптым. Төне буе үлчәдем — минеке түгел бугай.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
“Ашыгыч ярдәм” хезмәте: киләбез, бәхилләшәбез, китәбез.

* * *
Дусларыңның кем икәнен әйт һәм мин сине нинди киләчәк көткәнен әйтәм.

* * *
Рәхәтлеге булмаган нәрсәнең хет берәр мәгънәсе булырга тиеш.

* * *
Табип башта: «Кайсы төшең авырта?» — дип сорый, соңыннан шул урынга каты итеп басарга тотына.

* * *
Әгәр язучыны укымыйлар икән, бу әле ул классик дигән сүз түгел.

* * *
Дөрес ташланган тәмәке төпчеге зур янгынга сәбәпче була ала.

* * *
Күпме шәфкать туташларына яшәү бүләк итте ул!

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 178 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .