kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Яшьлек ялгышында өйрәнмиләр

* * *
Дуслар юлда аунап ятмый, диләр. Минекеләр белән андый хәл дә булгалый.

* * *
Парашют белән сикергәннән соң мин адреналинның каян бүленеп чыгуын аңладым…

* * *
«Тынычлан инде, матурым, берни дә булмады бит. Ә Миләүшә күрше ул синең түшәгеңне генә җылытып куярга теләгән иде.»

* * *
Яшьлек ялгышында өйрәнмиләр, яшьлек ялгышына өйләнәләр.

* * *
Кеше гомеренең 30 проценты йоклап, 70 проценты йокы туйдыру турында хыялланып уза.

* * *
Үз яртыңны табып өлгерү белән, сине шиккә салып бүтән яртылар яныңда бөтерелә башлый.

* * *
Үзләрен бер-берсе ярдәмендә ярата торган ике кешене гашыйклар дип атыйлар.

* * *
Гаилә — көрәш. башта — бердәмлек өчен, аннан — тигез хокуклылык өчен, аннан — бәйсезлек өчен.

* * *
Хакимияттә эшләүчеләргә караган саен, халык өчен сөенәм. Киң күңелле халык.

* * *
Әниең алып биргән туңдырма аягыңа түгел, ә күкрәгеңә тама икән — димәк, син зур кыз.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Сатып алучының күзләре сатучы кулында.

* * *
Медицинаның чираттагы уңышы: күп авырулардан үлмиләр инде, интегәләр генә.

* * *
Дөреслек эзләгәндә иң еш кабатлана торган сорау: нәрсә эзли идем әле мин?

* * *
Йөргән кызым әйтүенчә, безнең мәхәббәтне бары тик могҗиза яки яңа тун гына саклап калырга мөмкин.

* * *
Күз төбендәге “фонарь” шәхескә күләгә төшерә

* * *
Элек кеше төрмәдә утырган һәм аның стеналарын төрле язулар белән тутырган. Хәзер кеше Фейсбукта утыра…

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 68 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .