kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Һәркем үзе түләгәнчә яши

* * *
Яңа диета: барсын да ашарга мөмкин, бары тик ялангач юан кешеләр янында.

* * *
Колакларына караганда, ул тукмач ярата.

* * *
Ханымның кабер ташындагы язу: «Беренче кат ялгыз йоклый.»

* * *
Зинһар өчен тукта. Сүгенеп сорыйм.

* * *
Төрле сораулар биреп үзен интектермәсен өчен Ходай хатын-кызны адәмнән соң гына яралткан.

* * *
Канатлары булса, кеше беркайчан да тәгәрмәч уйлап тапмас иде.

* * *
Хәзер акыл яхшы бәяләнә, тик хөкүмәтнең акчасы юк бугай.

* * *
Бездә югары табышлы бизнес күп очракта намусны сатудан башлана.

* * *
Антон Чехов, Михайл Булгаков… Язуы матур булган врачлар менә нинди дәрәҗәгә ирешә!

* * *
Ярый әле халыкның хөкүмәте бар! Югыйсә, аның хакында кем кайгыртыр иде

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Уңышка ирешү өчен телевизордагы гарәп, яки компьютер экранындагы робот проблемаларын түгел, ә үз проблемаларыңны хәл итәргә кирәк.

* * *
Үзем турындагы гайбәтләрне ишетмәсәм, никадәр кызыклы тормышта яшәвемне белмәс идем.

* * *
Тәүге рюмкадан гашыйк булды.

* * *
Сәләмәт тормыш рәвеше турында уйлана башлаган кешенең гадәттә рәвеше дә, тормышы да калмаган була.

* * *
Кешеләр — ярату өчен, әйберләр — куллану өчен. Дөньядагы буталчыклыкның иң төп сәбәбе: без әйберләрне яратабыз, кешеләрне кулланабыз.

* * *
Хәтта баштүбән йөрсәң дә 81 яшь 18-гә әйләнми.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 39 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .