kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Белдерүләр, элмә такталар

* * *
Барлык идарлекләләр белән идарә итү идарәлеге.

* * *
ҖЕНСИ МӨНӘСӘБӘТЛӘР тәкъдим итмим, ә чия сатам. Телефоным …

* * *
Сочидан нибары 2976 чакырым ераклыкта җир биләмәсе сатыла.

* * *
Плакат:»Вандализмга «юк» дип әйт!» Астарак буяу белән язу:»Юк!»

* * *
Циркка мылтык белән керү тыела! Вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.

* * *
Итбалык кибете

* * *
Көзгедәге язу:»Россия биләмәсендә чынбарлыкны чагылдыру тыелган. Телевизор карагыз!»

* * *
Мизгел эчендә кредит алып бирәбез. Хзмтлндр вкт тзлтлгн.

* * *
Ишек кыңгыравы эшләми, этне котыртыгыз.

* * *
Сезне киләчәктә ни көткәнен әйтәбез. Калдырылган дәресләр саны буенча. (Деканат)

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Элмә такта: «3017-3077 елларда бу йорта вакыт машинасы уйлап табучы Әхмәтов яшәгән.»

* * *
Институттагы язу: «Бушлай белем алучылар бушка эшләячәк!»

* * *
Хайваннар өчен кибет. Аракы, вино, сыра.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 61 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .