kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Айнык килеш җырларлык җыр

* * *
Депрессия бары тик эшсез кешеләрдә генә була ала. Бары тик аларның гына үз хәлатен бәяләргә вакыты бар.

* * *
Сиңа булган сөюемне йөрәгемнең иң төбенә яшердем, аны хәтта паталогоанатом да таба алмаячак.

* * *
Айнык килеш җырларлык җыр да юк хәзер.

* * *
Сөйгәнемнең «кияр нәрсә юк»ларын куяр нәрсә юк.

* * *
«Акчасыз утыру җитәр!» — диде дә диванга сузылып ятты.

* * *
Бәхеттә коенырга теләүчеләрнең күбесе анда аягын чылатырга да кыймый.

* * *
Төркемнән аерылып чыгарга теләсәң, төркемнән аерылып чыгарга теләүчеләр төркеменә эләгәсең.

* * *
Теләгән бөтен кеше дә ябыгып бетмәсә, яз килмәскә мөмкин, дип хәбәр итә синоптиклар.

* * *
Ямьсез кешеләр белән бәхәскә кермәгез. Әгәр эшләр сугышка барып җитсә, аларның югалтыр нәрсәсе юк.

* * *
Тормыш – көрәш. Төшкә кадәр – ачлык белән, ә төшке аштан соң – йокы белән.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Бәхет үзенә күнеккәнне яратмый.

* * *
Кулыңа чүкеч алсаң, бөтен нәрсә кадак булып күренә.

* * *
Тормыш һәрчак бездән югарырак, чөнки гел башка суга.

* * *
Мин эчүне һәм тартуны ташладым да… аз гына алдаша башладым.

* * *
Бөтен яхшы нәрсәне балаларга бирегез, ә начарын алар үзләре эзләп табар.

* * *
Хезмәт хакын күтәрү курсларына җибәрүегезне сорыйм.

* * *
Ахмакларга берләшергә кирәкми — алар болай да күп.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 55 карау, бүген - 2 кеше)
@Mail.ru .