kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Көмешкәгә дан җыры

Казанда рәсми рәвештә көмешкә музее ачылды.
(матбугат хәбәрләреннән)

Тик көмешкә булсын илдә
Булыр уен-көлеш тә!
Көмешкәгә музей ачтык,
Мең яшәсен көмешкә!

Булсын төрле сортлары да,
Булсын салып биреш тә.
Көмешкә һәм треугольник
Татарга бик килешә.

Керсен хаты-кызлары да,
Керсен яше карты да…
Көмешкә чиртеп чыксыннар
Толерантлык хакына.

Үзебезнең көмешкә ич,
Үзебезнең самагун.
Бөтен татар күреп калсын
Самагунның савабын.

Көмешкә ул шундый нәрсә
җырлап-җырлап эчтеңме,
Митрополит сүзләре дә
Сәйдәш моңы шикелле.

Көмешкә ул — нәкъ безнең аш,
Көмешкә ул горурлык.
Бернәрсе юк татарның
Көмешкәгә торырлык..

Күз алдына килми хәтта
Көмешкәсез татарин.
Татарстан бу эштә дә
Үрнәк булган — афарин.
2015

(Барлыгы 45 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .