kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

45 яшьлек юбилейга котлаулар

Татарча 45 юбилейга котлаулар

    Котлы булсын, әти, туган көнең,
    Гөлчәчәктәй үтсен һәр көнең.
    Корычныкы булсын тазалыгың,
    Кояшныкы булсын гомерең.

    ***

    Төрле чакны күргәнсеңдер,
    Йөрәгеңдә күптер яра да.
    Киңәшчебез булып, әти бәгърем,
    (Олы шатлык, нык исәнлек белән),
    Озак яшә безнең арада.

    ***

    Гомерне бит еллар билгеләми,
    Яшәү дәрте булсын күңелдә.
    Без теләгән шатлык, бәхет, әти,
    Юлдаш булсын сиңа картлыкта.

    ***

    Сәламәтлек ташламасын сине,
    Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.
    Яшәү яме, дөнья иминлеге
    Юлдаш булсын сиңа картлыкта.

    ***

    Котлы булсын, әти, туган көнең,
    Бәхетләрең килсен күренеп.
    Куанычлар гына юлдаш булсын,
    Яшә шатлыкларга төренеп.

    ***

    Игътибар!!!

    Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

    … яшь ул әллә ни күп түгел,
    Тырыш әйдә, йөзгә җитәргә.
    Язсын йөзгә җитеп шатлык белән
    Бергә-бергә гомер итәргә.

    ***

    Рәхмәт, әткәй, барысы өчен дә,
    Без бәхетле синең яныңда.
    Син зур терәк безгә авыр чакта,
    Тормыш ямьле тик син барында.

Татарча котлаулар 45 яшь

    Без бит сине яратабыз
    Бар өй эчебез белән.
    Горурланып куябыз
    Газиз кешебез белән.
    Ярый, әткәй, син бар әле—
    Таяныч син, терәк син.
    Жиңел чакта без дә батыр,
    Авыр чакта кирәк син.
    Үзеңә дә авыр чаклар
    Буладыр — түзәсеңдер.
    «Бала күңеле — далаларда»,
    — диләр бит, беләсеңдер…
    Без ялгышсак, кичерәсең —
    Күңелең киң, беләбез.
    Кичер, әткәй, сиңа күбрәк
    Ярдәм сорап киләбез.
    Каушабрак калсак кайчак,
    Киртәләр тирәсендә,
    Житә бер жылы сүзең дә,
    Житә бер киңәшең дә.
    Сүзең түгел, шелтәле бер
    Карашың житә, кайчак,
    Гомер юлыннан барганда
    Салулый-нитә калсак.
    Рәхмәт, әткәй. Бу дөньяда
    Булганың өчен рәхмәт.
    Безне саклап-яклап торган
    Кулларың өчен рәхмәт.
    Ходай сиңа озын гомер,
    Гомерлек шатлык бирсен.
    Кайгы-хәсрәтсез тормыш,
    Бәхетле картлык бирсен.
    Көн дә бәйрәм булмаса да,
    Көннәрең бәйрәм булсын.
    Теләгебездән дә уң син,
    Үзебездән дә уң син.

Татарча котлаулар юбилейга 45 яшь

    Хөрмәтле … әфәнде!
    Гомер – тауга менеп төшү.
    Тау түбәсе – кыядыр.
    Кыя тик кыю кошларга –
    Бөркетләргә оядыр…
    45-тә — син кыяда:
    Күзеңне очлы чагы,
    Болытларга атылырга
    Канатың көчле чагы.
    Бәйрәмең торсын җим булып –
    Бер алтын бөртек булып!
    Ходай бирсен: озак еллар
    Яшәргә Бөркет булып!!!

    * * *

    45 яшьлек алтын юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

    Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
    Нинди бәхет бит ул дөньяда.
    Шатлыкларың булса — уртак була
    Кайгыларың булса — югала.

    Уйлама әле, картаям, дип,
    Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
    Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
    Урыннарың булсын гел түрдә.

Татарча котлаулар 45 хатын кызга

    Туган көнең котлы булсын,
    Озын булсын гомерең.
    Мәңге яшь бул хисләреңдә,
    Картаймасын күңелең.

    Бәхет алып килсен еллар,
    Кайгы- хәсрәт килмәсен.
    Шатлан да көл,җырлап яшә
    Картаюны белмә СИН

45 яшьлек юбилейга котлаулар


    Котлы булсын олы туган көнең,
    Зур шатлыклар каршы алсыннар.
    Әгәр булган булса борчуларың,
    Үткән тормышыңда калсыннар.

    Күз нурыңны бирдең безнең өчен,
    Йөрәк җылың булды гел юлдаш.
    Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
    Безнең өчен бәхет син булгач.

    *****

    Якты кояш, гел елмаеп шулай,
    Сипсен нурын алсу йөзеңә.
    Уза гомер диеп, моңайма син,
    Ерак әле гомер көзенә

    * * *
    45 ул күп тә, аз да,
    45 яшь — олы юл.
    Төрлесе булгандыр юлда,
    Юллар җиңел булмый ул.

    Авыр чакта бирешмәдең,
    Сынмадың, сыгылмадың.
    Тормышның давылларында
    Аумадың, егылмадың.

    ***

    Сиңа бүген 45 тулды.
    Гөмер, диләр, аккан су.
    Син шул гөмер уртасында
    Бәхет кошын тапкансың.

    Ир уртасы-ил тоткасы!
    әле шундый яшь Синдә-
    Җир җимертеп яшәр чагың
    Син-аллалар яшендә!

(Барлыгы 11 582 карау, бүген - 123 кеше)
@Mail.ru .