kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

50 яшьлек юбилейга котлаулар

Татарча котлаулар юбилейга 50 яшь

    ***
    50 яшьлек алтын юбилее белән
    50 яшьлек алтын юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
    Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
    Нинди бәхет бит ул дөньяда.
    Шатлыкларың булса — уртак була
    Кайгыларың булса — югала.

    Уйлама әле, картаям, дип,
    Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
    Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
    Урыннарың булсын гел түрдә.
    ***
    Матур бәйрәме — 50 яшьлек юбилее белән
    Матур бәйрәме – 50 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә ныклы сәламәтлек, эшеңдә уңышлар, гаилә бәхете, шатлыклар телибез.
    Сиңа насыйп булган бәхет, шатлык,
    Якты көннәр мәңге үтмәсен.
    Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
    Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
    Бәхет чишмәләрең мул аксын,
    Зур шатлыклар белән таң атсын.
    Иң изге теләкләр белән

Татарча 50 юбилейга котлаулар

    «Күңелле табын» китабыннан

    ***

    Ел артыннан еллар ага
    Гомерләр уза икән.
    Яшь йөрәкле ирләргә дә
    Иллеләр тула икән.

    Иллеләрдә ир-егетнең
    Иң жилле чагы була.
    Йөрәге—яшь, күге — биек,
    Кесәсе — калын була.

    Шуңа күрә, эш —почетта,
    Урыны — түрдә була.
    Данлауларның иң зурысы
    Ул туган көндә була.

    Зур уңышлар телим сиңа,
    Хафалар йөрсен качып.
    Сезнең янга керсен
    Бәхет Ишекне тибеп ачып.

    Чир-чорлар дөньяда синең
    Барлыкны белмәсеннәр.
    Кайгылар аяк астында
    Буталып йөрмәсеннәр.

    Бүген —бәйрәм.
    Күңелегез
    Бәйрәмнән өзелмәсен.
    Тән картая, жан картаймый—
    Дәртегез сүрелмәсен.

    Игътибар!!!

    Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

    Тәгәрәп гомер йомгагы
    Менсен биек үрләргә.
    Кәм котларга язсын сезне
    Йөз иллегез белән дә!

Татарча котлаулар 50 хатын кызга

    Хатын-кызны 50 яше белән котлау

    … ! Сине 50 еллык юбилеең белән тәбриклибез!
    Ярты гасыр күп тә сыман, юк та сыман. Синең гомердә дә авыр көннәр аз булмады. Сынмадың, сыгылмадың, югалмадың. Менә дигән Ана булдың. Карлыгачтан көнне, сандугачтан тәнне сорамыйча эшләгәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз. Инде лаеклы ялга китәсез. Ходай сезнең барлык изге теләкләрегезгә, ниятләрегезгә дога кылып, амин, дисен. Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда.

    ***
    Аккан сулар кебек еллар үтә,
    Һич туктатып булмый елларны.
    Бераз гына туктатасы иде,
    Йөгәнлисе иде шуларны.
    Һәр ел саен туган көннәр уза
    Табыннарда — күңел киңлеге.
    50 яшьлек гомер гомермени
    Яшә әйдә тагын иллене!
    ***

Татарча котлаулар 50 яшь

    Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып иллене тутырып йөргәндә  кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор.  Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри. Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ  кешегә әверелә. Сез дә  бүген яраткан  балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып  гомер көзегезгә аяк басасыз.
    Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең. Чөнки әле кышлар бар, «Олы кеше – солы төше» дигән 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар. Йөзенчене тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар. Ә хәзергә исә, юбилеегыз белән сезне!!!  50 яшьлек кабатланмаслык бәйрәмегез белән!

    Илленче көз сезнең бусагада
    Илленчесе, түгел йөзенче        
    Узсын әйдә, картайсыннар еллар
    Картайтмагыз бары күңелеңне.
    Һәрчак шулай яшьлек дәрте сездә
    Янып торсын җәйге учактай
    Саулык, байлык, күп шатлыклар
    Чиксез булсын язгы офыктай.

50 яшьлек юбилейга котлаулар

    Кадерле, тормыш ип­тәшем, әниебез! Сине 50 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, яр­дәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

    Сөйкемле карашың кояшка тиң —
    Бар тормышны нурга күмәсең.
    Бу дөньяның барлык хикмәтләрен
    Бары тик син генә беләсең.
    Тормышта гел ярдәм итеп тора
    Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;
    Иркәлисең, яратасың, юатасың,
    Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.
    Сәламәтлек, озын гомер язсын,
    Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
    Күңелең синең күтәренке булсын,
    Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

    Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең , балаларың:
    ***
    Кадерле туганыбыз, сине юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, балаларыңның, якыннарыңның изгелеген күреп, мул тормышта яшәвеңне Ходай насыйп итсен.
    Пар канатлы бәхет нуры юлдаш булсын
    Мәхәббәтең мәңге сүнмәсен.
    Кояш кебек балкып яшә
    Күңел гөлең мәңге шиңмәсен.
    Булсын ул илле, тулсын ул илле
    Бәхет бизәсен якты күңелеңне.
    Яшәү ялкыны сүнә белмәсен
    Җырлап каршы ал тагын иллене!

    Иң изге теләкләр белән сине яратып, ………………..гаиләләре.
    ***
    Кадерлебез, сине ихлас кү­ңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде.
    Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
    Ягымлы, шат булсын күңелең.
    Озын гомер, бәхет-шатлык белән
    Бер кайгысыз үтсен гомерең.
    Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
    Көннәреңне шатлык бизәсен.
    Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,
    Шушы бәхет читләп үтмәсен.

    Иң изге теләкләр белән …..лар гаиләләре, барлык туганнар исеменнән ……
    ***
    Йомшак, киң күңелле, ярдәмчел, минем өчен өзелеп торучы апам! Сине матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйм. Кечкенәдән үк без синең белән бик дус, тату яшибез. Әз генә күренми торсак, бер-беребезне сагынабыз. Күрешкәч, сөйләшеп туймыйбыз. Апам, сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, гаилә бәхете телим.
    Әнием кебек якын ……. апам,
    Ягымлы йөз, йомшак сүзле син!
    Кечкенәдән синең назың тоеп,
    Җылылыгын тоеп үстем мин!
    Юбилеең котлы булсын апам,
    Йөзләреңдә бәхет балкысын.
    Изге, мәрхәмәтле йөрәгеңдә
    Һич сүнмәсен кояш яктысы.

    Иң изге теләкләр белән ……
    ***
    Кадерле әние­без! Си­не юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Әни! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!
    Котлы булсын, юбилеең,
    Бәхетләрең килсен күренеп.
    Куанычлар гына юлдаш булсын,
    Яшә шатлыкларга төренеп.

    Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең….., балаларың:
    ***
    Кадер­лебез, матур юби­леең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син киң кү­ңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә хәстәрлекле, горурланырлык әти һәм ир. Һәрвакытта да шулай изге күңелле булып кал. Сиңа бәхетнең ин зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Киләчәктә дә эшеңдә уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез.

    Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең ….. балаларың …..
    ***
    Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз.
    Син — һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз. Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, балаларыңның-оныкларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат, күңелле булып озак яшә.
    Туган көннәр ел да кабатлана,
    Ләкин кабатланмый үткәне.
    Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
    Килеп торсын иде көткәне.

    Иң изге теләкләр белән
    ***
    Сез никахка кергән көннән бирле 50 ел гомер үтеп киткән. Шушы көннән соң күпме юллар үттегез дә күпме сулар кичтегез. Тормышны да бер мактадыгыз, бер сүктегез. Авыр мизгелләрдә дә бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып, җан җылысын тоеп, 50 ел гомер кичерәсез. Сез тормышка гашыйк булып, шатланып яши беләсез. Киләчәктә барлык хыял-өметләрегез, уй-ниятләрегез кабул булсын, Ходай сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек бирсен.
    Ходай биргән олы бүләк бит ул —
    Тигезлектә гомер итүләр,
    Язмыш салган урау юллардан
    Иңне-иңгә терәп үтүләр.
    Кем сокланмас сезгә карап бүген,
    Сөбханалла, күзләр тимәсен!
    Ходай сезгә үзе ярдәм иткән
    Сайлаганда тормыш иптәшен.
    Тагын бик күп еллар тигезлектә
    Матур парлар булып яшәгез.
    Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
    Балкып торсын тормыш чәчкәгез.

    Иң изге теләкләр белән ……
    ***
    Аңа 50 яшь тула. Кадерле әниебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, озын, тыныч гомер телибез. Син изге күңелле, ярдәмчел, юмарт. Тормыш юлың күпләргә үрнәк! Без сине хөрмәт итәбез, яратабыз!
    Карашларың җылы яңгыр кебек,
    Елмаюың айдай сөйкемле.
    Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,
    Кояш чәчкән нурлар шикелле!
    Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
    Көннәреңне шатлык бизәсен.
    Сәламәтлек — үзе бәхет бит ул,
    Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!

    Иң изге теләкләр белән кызың-киявең, онык-оныкчыкларың.
    ***
    Кадерлебез, сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда сау-сәламәт булып, кадер-хөрмәткә төренеп, тынычлыкта кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын.
    Иртә таңда чыккан кояш
    Көндә сиңа бәхет китерсен.
    Матур булсын синең тормыш юлың,
    Кайгы җиле бер дә төшмәсен.
    Юбилееңда изге, матур хисләр
    Күңелеңдә калсын уелып.
    Тәбриклибез чын күңелдән
    Барыбыз да бергә кушылып.

    Иң изге теләкләр белән …….
    ***
    Кадерлебез, сине чың күңелдән алтын юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, тыныч-тигез гомер телибез. Балаларыңның, якын­нарыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын.
    Күпме булса җирдә изге теләк —
    Без телибез сиңа барын да.
    Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
    Туган көннең һәрбер таңында.
    Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
    Изгелекләр булып кайтсыннар.
    Туар таңнар алып килсен сиңа
    Сәламәтлек, бары шатлыклар!

    Иң изге теләкләр белән ……..
    ***
    Кадерле әнкәй, әбие­без! Сине чын кү­ңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Көннәрең өмет­ле, төннәрең айлы, гомерең озын булсын.
    Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
    Юлдаш булсын сиңа гомергә.
    Ташламасын сине беркайчан да
    Бәхет белән тулы елмаю.
    Урап үтсен сине кайгы-хәсрәт
    Юлларыңда булсын елмаю.
    Канатларын җәеп фәрештәләр
    Җил-давылдан сине сакласын.
    Холдай Тәгалә үзе юлдаш булсын
    Юлларыңны гөлләр капласын.

    Иң изге теләкләр белән ……
    ***
    Кадерлебез, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!
    Тормыш юлың балкып торсын,
    Нурлы булсын күңелең.
    Сәламәт бул, шатлык, бәхет белән
    Бер кайгысыз үтсен гомерең.

    Иң изге теләкләр белән …..
    ***
    Кадерле хезмәттәшебезне чын кү­ңелдән туган көне белән котлыйбыз. Хезмәтебезгә ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Нык­лы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез!
    Туган көнең белән
    Чын күңелдән сине котлыйбыз.
    Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
    Күңел тынычлыгы телибез.

(Барлыгы 53 626 карау, бүген - 518 кеше)
@Mail.ru .