kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

14 февраль — гашыйклар көне

14 февраль. Гашыйклар көне дип көтеп алалар инде аны. Мәхәббәт көне дә, Изге Вәли көне дип тә җибәрәләр. Соңгысы День святого Валентина дигәнне безнеңчәләштерү. Кем соң ул Изге Валентин, бәйрәм ни өчен аның исеме белән бәйле? Бу хакта тәгаен генә белүче юк. Мөселман кардәшләр «бу безнең бәйрәм түгел» — дип кул селти, христиан дин әһелләре дә «безнең изгеләр арасында андый зат юк» — дип җибәрә. Шул рәвешле, әлеге мәхәббәт көненең дин белән бәйләнеше бик чамалы.

День святого Валентина, яки Изге Вәли көне

Менә мондыйрак бер легенда бар. Мин аны интернетның кайсыдыр почмагыннан табып алып куйган идем. Урта гасырда Римдә император булып торган Клавдий II шундыйрак карар чыгарган имеш: батырларча сугышсыннар өчен, ир-егетләргә — өйләнү, ә хатын-кызларга кияүгә чыгу тыела. Гади бер табип булып эшләүче Валентин исемле кешегә императорның шундый сантый карары ошамый. Ул гашыйк парларны очраштырып, күрештереп кавыштырып тора. Бер заман Валентинның бу кырын эшен Клавдий императорга җиткерәләр. «Нәрсә монда «Единый Рим» партиясенә каршы эш кылып йөрисең» — дип, Валентинны үлемгә хөкем итәләр. Таш капчыкта үлемен көтеп, газиз башы белән бәхилләшеп яткан яшь егет төрмәне саклаучы абзыйның Юлия исемле белән очраша, яшьләрнең бер-берсенә күзе төшә, гашыйк булышалар. Валентин сөйгәненә мәхәббәтен аңлатып, йөрәк рәвешендәге кәгазъ битенә хат язып калдыра. Ахырдан «Синең Валентиның» дип култамга сала. Юлиягә бу язманы Валентинның башын кискәннән соң гына укырга насип була. Үлем җәзасы, имеш, нәкъ 14 февраль көнне була. 286-нчы елның 14 февралендә.

Бу бары тик легенда гына. Изгегә исәпләнүчеләр арасында Валентин исемен йөрткән өчәү булса да аларның мәхәббәт маҗаралары белән бәйле булуын тарих танымый. Католиклар да, православлар да төрлечә тылкый, әмма төгәл генә: «Шундый изге зат булган!» — дип әйтерлек дәлилләре юк. 1969 елдагы реформалар вакытында ул Римнең католик календареннән төшерелеп калдырыла. Православ чиркәү әлегәчә саклый, ләкин андагы Изге Валентиннарның мәхәббәт турындагы легендалар белән бер уртаклыгы да юк. Асылда, бу көннең бәйрәмгә әйләнүенә Англиянең һәм Франциянең Урта гасырлардагы романтик әдәбияты сәбәпче. Шул илләрдән ул Америкага үтеп кергән һәм киң билгеләнә башлаган. Иран һәм Согуд Гарәбстанында бу көнне бәйрәм итү тыела. Финляндияда ул Хатын-кызлар көне дип исәпләнә. Россиядә узган гасырның туксанынчы елларында гына искә алына башлады.

Гашыйклар көне

Милли-дини-сәяси-фәлсәфи яктан дөрестерме-юктырмы, ләкин 14 февраль хәзерге гашыйклар өчен бәйрәм. Бары тик комы коела башлап, танаулары ис сизми башлаган карт-коры гына бу көнгә битараф кала. Гашыйклар көне ни аларга, косманавтика көне ни — барыбер, тик пенсияне генә бераз арттырсыннар да вакытында китереп бирсеннәр. Ә яшьләр пыр туза. Бу көнне алар бер-берсенә аллы-гөлле чәчкәләр, затлы-татлы шоколад-кәнфитләр, йомшак уенчыклар, төрле төсләрдәге шарлар һәм гашыйклар көненең алыштыргысыз символы булган открыткалар — «валентинкалар» бүләк итә. Йөзләрдән елмаю төшми, күзләр сөю нурыннан балкып тора. Хәтта фәләнешәр ел бергә яшәгән гаиләләр дә 14 февральдә йомшарып, хислеләнеп китә, яратышып өйләнешкәннәрен искә төшерә һәм твикс кебек татлы парларга әйләнә. Шулай булгач, безгә хас түгел, дип кәнфитләнеп утыру дөрес түгелдер. Булсын ул. Кешеләр җирдә мәхәббәтнең дә барлыгын тоеп калсын.

Бу бәйрәмне төрле илләрдә төрлечә үткәрәләр икән. Бу көнне Британия кызлары тәрәзәгә карап, үзләрен яратып йөргән егетне көткәннәр: «Кем килеп мәхәббәтен белдерер инде, арурак кеше баласы булса ярар иде» — дип борчылганнар. Даниядә гашыйклар көнендә сөйгәннәренә — кипкән ак чәчкәләр, ә Франциядә шигырьләр багышлау, затлы ташлар бирү йолага әйләнгән. Америкада Изге Валентин көнен тәүге тапкыр 1777 нче елда үткәргәннәр һәм нәкъ шул көннән башлап яраткан кешеңә һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә валентинка бирү модага әйләнеп калган. Япониядә бу бәйрәм бары тик узган гасырның 30-нчы елларында гына уздырыла башлый. Иң еш бирә торган бүләкләре — шоколад.

Нәрсә бүләк итәргә?..

Яр Чаллыда нәшер ителүче «Якты юл» гәзите бүләкләр мәсьәләсендә менә мондыйрак киңәш бирә:
— Күп итеп төрле-төрле төстәге шарлар бирү дә җитә. Ә инде акчаңны жәлләмичә 101 чәчәк бүләк итсәң, бу бер кызны да битараф калдырмас. Шулай ук мәхәббәт сүзләрен кызның тәрәзә астындагы асфальтка язган очраклар да булгалый. Иртән йокыдан торып, иренеп кенә тәрәзәдән караган кызга рәхәт булачак. Шулай ук шәһәрнең реклама банерларында: «Мин сине яратам!» — дигән язу кулланырга була. Урам буйлап барганда, әллә кайдан балкып торган зур реклама банерын күрәсең… Ә анда синең фоторәсемең һәм сөйгән кешеңнең сихри сүзе!
Йөрәк рәвешендәге шоколадлар, хушбуйлар, косметика, эчке киемнәр, китаплар, дисклар бүләк итү дә модада икән. Киң карашлы яңа заман кешеләре хәтта интим кибетләрдән дә яратышу әсбаплары алып бүләк итә, ди. Һәм әлбәттә, чәчәкләр… Ә ирләргә галстуклар, каеш, дисклар, ачкыч брелоклары һ.б. вак-төяк бүләк ителә. Носки белән трусик бирергә ярамый, ансы — 23 февральгә калырга тиеш.

Мәхәббәт турында кызыклы фактлар

Хисләрнең иң кайнаган чагы чама белән 12-18 ай тирәсе дәвам итә. Аннан соң беркадәр тынычланып кала.
Ирләрнең 75 проценты өченче күрешүдән соң чынлап торып гашыйк була.
Яраткан кешең янында йөрәк тибеше ике тапкырга ешая.
Бер күрүдән гашыйк булу мөмкинлегенә 45 яшькә җитмәгән кешеләрнең 65 проценты ышана, ә өлкәннәрнең нибары 40 проценты гына.
Гашыйк булучылар сирәгрәк авырый. Аларның канында иммуноглобулин дигән нәрсә (вируслы чирләрдән саклаучы аксым) 40 процентка югарырак була.
Мәхәббәт — Бөтен дөнья Сәламәтлек саклау Оешмасында диагноз буларак рәсми рәвештә теркәлгән, аның шифры — F63.9
30 минут йөгерү, яки 30 грамм шоколад ашау гашыйк булуга тартымрак тойгы уята ала.
Гашыйк булырга теләмәгән кешеләр ешрак гашыйк була.
Мәхәббәт романнары укырга яратучылар укымаучыларга караганда 74 процентка күбрәк очракта бәхетле гаилә төзи.
Романтик мөнәсәбәтләр бер елдан артык сузыла алмый, чөнки баш миенең мөмкинлеге бетә.
Яратышып озак вакыт бергә яшәүчеләрнең йөзләре охшаш була башлый.
Тугыз ел бергә яшәгәннән соң гына гаилә тормышы тулысынча тотанаклыга әйләнә.
Һәр ике кешенең берсе сөйгән ярын шәхси милке кебек күрә.
Сөйгәне турында уйлаган вакытта кешенең иҗади эшчәнлеге югарырак була.
Охшаш холыклы кешеләр бер-берсе белән тиз аралашып китә, әмма аларның мөнәсәбәте озакка чыдамаска мөмкин.
Бер-берсенә карашып торган гашыйкларның йөрәкләре бер ритмда тибә башлый.
Кешеләрнең 66 проценты күзен йомып үбешә.
Бер-берсен нык яраткан кешеләр ешрак тиргәшә.

Өстәмә мәгълумәт
Википедия — День святого Валентина

 

 

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

(Барлыгы 283 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .