kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Аз-маз мәзәк

Хирург:
— Сезнең башыгызга кергән кадакны тартып чыгару ун мең сумга төшәчәк.
Авыру:
— Сез нәрсә?!. Минем бит медицина полисы бар.
— Полис буенча булса, ул кадакны бөкләп кенә куяыбыз.

* * *
Авылдан килгән әнисе өйгә кергәч тирә-якка күз йөгертә:
— Кызым, ә нигә шул хәтле савыт-сабагыз ватылган ул?
— Киявең белән талаштык.
Бүлмәләрне караштырып чыккач, шикле генә:
— Диваныгыз да җимерелгән…
— Дуслаштык.

* * *
Ике ир кухняда тормыш турында сөйләшеп утыралар. Хуҗабикә залга чыгып киткәч, сүз хатын-кызлар темасына күчә. Кунак пышылдап кына хуҗадан сорый:
— Гали, ә синең хатын-кызлар… бөтен гомер эчендә… ничәү булды?
Хуҗа да шулай ук пышылдап кына җавап бирә:
— Егерме биш.
Залдан хатынының тавышы ишетелә:
— Гали, синнән ничә хатын-кыз дип сорыйлар бит, ә барлыгы ничә тапкыр дип түгел.

* * *
Профессор мединститутта:
— Ә хәзер, студент иптәшләр морга китәбез.
Моргта:
— Шулай итеп… Врач бернәрсәдән дә җирәнмәскә тиеш дип бармагын башта мәетнең авызына тыга, аннан үзенекенә.
студентлар чыраен сытып куя, тик кабатларга мәҗбүр булалар.
— Булдырдыгыз, сез бернәрсәдән дә җирәнмисез. Ләкин чын врач игътибарлы да булырга тиеш — мин мәетнең авызына бер бармакны тыктым, ә үзем икенчесен каптым.

* * *
Егет кичә танышкан кызының фатирыннан иртән генә китә. Ишек төбенә җиткәч, бер стенада эленеп торган ир-ат фотосына күзе төшә.
— Кем бу, матурым?
— Кадерлем, әйдә әлегә ул хакта сөйләшмибез.
— Матурым, мин бит сине яратам. Нәрсә генә булса да мин сине аңлармын… Әйт инде, кем бу?
— Мин… Операциягә кадәр…

* * *
Ир иртән балыкка җыена. Хатыны сорый:
— Кайда киттең?
— Балыкка.
— Ә-ә. Бер-ике кило сазан, биш кило килки, биш кило бәрәңге, ике пакет сөт тә тотып алып кайт әле, яме.

* * *
— Ә шулай да, мин — йолдыз!
— Ник алай дисең?
— Йолдыз, әлбәттә! Әгәр планета булсам, юлдашым булыр иде.

* * *
— Син кайда инде. Кайчан килеп җитәсең?
— Хәзер… Хәзер… Сезнең урамга борылдым менә…
— Әй, мин синең йөрт телефонына шалтыратам.

* * *
Башы ярылган бер ирне травмотологияга алып киләләр.
— Фамилиягез ничек?
— Галиев.
— Өйләнгәнме?
— Юк, матайдан очтым.

* * *
акушерка яшь әтигә өч игезәк алып чыга:
— Ошыймы сезгә?
— Ошый!
— Барсын да аласызмы?
— Әлбәттә!
— Алайса боларын тотып торыгыз, хәзер калганнарын ташыйбыз.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Ике ахирәт.
— Кайчан карама, син я иреңнең киемен юасың, я чалбарын үтүклисең, я туфлиен чистартасың, я тагы нәрсәдер. Ник шулай тырышасың аның өчен?
— Бу ирнең хуҗасы барлыгын барсы да күреп торсын, дим.

(Барлыгы 116 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .