kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Татарские афоризмы

* * *
Математика дәреслегеннән: «Каенда 100 алма үсә. Җил чыкты, 10 алма коелды. Ничә алма калды?»

* * *
Кыен чакта мин җырлыйм һәм… башкаларга да кыен була.

* * *
Үз тормышыгызны бозарга теләмәсәгез, үз тормышын бозганнардан ерак торыгыз.

* * *
Һәркем уңышка ирешә алмый, тик уңыш яулаучыны яманларга һәркемнең хакы бар.

* * *
Ир-ат матурлыгы — акыл, хатын-кыз акылы — матурлык.

* * *
Каткан башта такыр фикер туа.

* * *
Үткәнеңә караган саен, киләчәккә артыңны куясың.

* * *
Җавап биреп булмый торган сораулар җыелмасы – фәлсәфә, ә сорау биреп булмый торган җаваплар җыелмасы дин дип атала.

* * *
Хәмернең беренче шешәсе генә кыйммәт тора, калганы — арзан…

* * *
Әгәр бер дә ял итмичә көне-төне эшләсәгез, зиараттагы иң бай кеше сез булачаксыз.

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

* * *
Мәхәббәт кешене чистарак итә. Һич югында, юынырга, кырынырга, таза оек кияргә мәҗбүр итә.

* * *
Россиядә бер нәрсәне дә алдан әйтеп булмый. Сайлаулар нәтиҗәсеннән башка, әлбәттә.

* * *
Россиядә митинглар ике төргә бүленә: берсенә кешеләрне куып китерәләр, икенчесеннән куып кайтаралар.

* * *
Шуышырга туганнар, аэродромны бушатып торыгыз!

* * *
Кеше сүзенең сиксән проценты судан тора.

* * *
Иртәгә икенең бере булачак: яки яңа көн, яки мәңгелек.

* * *
Бер актерга сценарийны белмәүче мең суфлер туры килгән театрны тормыш дип атыйлар.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

(Барлыгы 112 карау, бүген - 3 кеше)
@Mail.ru .