kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Сак булыгыз: педофил

Лифт килеп җитүгә урамнан күршеләрнең кечкенә кызы атылып керә. Исәнләшә. Мин аны алдан уздырырга дип читкәрәк басам, әмма ул каршы килә:

— Юк, сез менегез, ә мин соңыннан.

Мин тагын бер кат тәкъдим итеп карыйм да лифтка кереп китәм. Һәм кинәт искә төшә. Бу бала дөрес эшли, ләбаса. Үзебез дә кечкенә балаларыбызны шулай өйрәтә идек ич. Якыннан таныш булмаган кешеләр белән лифтка кермә, алардан әйбер алма, машиналарына утырма, һ.б.,һ.б. Алар безне тыңладылар микән, аллага шөкер, бәла-казага юлыкмадылар. Ә бәла аяк астында.

Дер селкетер чиктә булмаса да әле анда, әле монда ерткычларча үтерелгән сабыйлар турында хәбәрләр ишетелеп тора. Әле ул шәһәрдә, әле монсында нинди дә булса педофилны кулга алалар. Күптән түгел генә Казан матугаты да шул мөнәсәбәттән шаулап алды. Әмма мондый вакыйгаларның артык шау-шу тудырмый гына узып киткән очраклары да күп. Һәрхәлдә, җенси юнәлеше дөрес үсешмәгән психик авырулар адым саен очрап тора. Шуңа да бала-чаганы һәрдаим кисәтеп торырга, чит-ятлар белән аралашудан тыярга тәкъдим ителә.

Шулай да!

Эчке эшләр хезмәткәрләре алып барган мәгълумәтләр буенча, баланы мондый бәлагә дучар итүчеләр күп вакытта аның танышлары булып чыга. Һәр йөз җинаятьнең утызы — гаилә әгъзалары, алтмышы — гаилә дуслары, яки читтәге танышлар һәм нибары унысы – бөтенләй таныш түгел кешеләр тарафыннан башкарыла.

Педофилны тышкы кыяфәтеннән тану мөмкинлеге юк, маңгаена берни дә язылмаган. Мондый авыру ирләр арасында күбрәк, бары тик шул гына. Ул үги әти дә, ерак абзый да, укытучы да, тренер да, репититор да һ.б. булырга мөмкин. Нигездә, алар башта гаилә әгъзаларының ышанычын яуларга тырышалар. Ә соңыннан – баланың мәхәббәтен. Гадәттә, ата-анасыннан тиешле игътибар, җылылык, наз күрмәгән балалар андыйлар йогынтысына тизрәк бирешүчән була. Башта бик якын бус булып кылансалар, соңрак физик контактка күчәләр – кочаклау, убү… Моның өчен педофил адәм акылы уйлап тапкан бөтен белем-ысулларны да кулланырга мөмкин.

Һәм күпләренең максаты көчләү түгел, ә баланың ризалыгын алу, аны үз теләге белән бирелергә мәҗбүр итү. Мондый очракка эләккән бала үзенең ярамаган гамәл кылуын аңлый, әмма кайчандыр күңелен яулап алган кешене “сату”дан да кыенсына һәм газаплана. Әти-әнисе белән уртаклашырлык мөмкинлек таба алмаса, үз-үзенә кул салырга да мөмкин.

Тыштан караганда, педофилны чынлап бала яратучы кешедән, бер гөнаһсыз яратучыдан, берничек тә аерып булмый. Шуңа да балаларыгыз белән еш аралашкан өлкәннәргә, гаилә дусларына җитдирәк игътибар таләп ителә. Һәм, әлбәттә, баланың үзенә игътибар. Аның белән ешрак, ихласрак аралашу. Дуслары, танышлары кем икәнен белү.

Интернет аша һөҗүм

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...

Заман белән бергә җинаять технологияләре дә үзгәрә. Хәзер кеше туганда ук телефон тотып, интернетта ничек аралашырга икәнен белеп, кайвакыт социаль челтәрләрдә теркәлеп үк, туа. Шуңа күрә, теле ачылганчы ук ул интернетта аралаша башларга, соцчелтәрләрдә дуслар табып куярга мөмкин. Әлбәттә, баланың дәвергә җиңел яраклашуы яхшы нәрсә, әмма тиешле игътибар һәм күзәтү булмаганда, ул фаҗигагә дә юлыктырырга мөмкин. Чөнки хәзерге җинаятьчеләрнең күбесе корбанын нәкъ менә интернет аша таба.

Нигездә алар үзләре дә яшүсмер, яки егет булып теркәләләр һәм социаль челтәрләр аша танышып, языша башлыйлар.

Матур фотосурәт, стенадагы матур язулар… һәм бала-чага психологиясен исәпкә алып, аның нәрсәгә мохтаҗ икәнен белеп аралашу. Бу әлбәттә яшүсмернең игътибарын шундук җәлеп итә. Һәм тагын бер нәрсә: адәм баласы үзенең иң яшерен серләрен, күңелендәге яраларын, борчуларын, уй-теләкләрен әти-әнисенә дә, дустына да түгел, ә нәкъ менә чит-ят кешегә җиңелрәк ачып сала. Монда да шул ук хәл. Күңелен кузгатырлык комплиментлар, ягымлы-җылы сүзләр ишетү белән яшүсмер дә аңа күңелен ача. Шул рәвешле аралашу рухи якынлыкка охшаш нәрсә, ә кайвакыт мәхәббәт тә уята. Һәм күңеле мәхәббәткә бөреләнеп кенә килгән кыз бала теге егет белән очрашырга карар итә. Күрешү урынының аулакта булуы да шикләнер сәбәп түгел, киресенчә, ятлар күзеннән читтәрәк булу күпкә уңайлырак булып тоела.

Әлбәттә, яшүсмернең холкына теләгенә карап, аны кызыктыру ысуллары үзгәрергә мөмкин. Әйтик, арзан гына бәягә яхшы телефон тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Яки ниндидер уртак эш турында күзгә-күз карап сөйләшергә. Зур акчалар вәгъдә итеп ачыктан ачык бик катлаулы булмаган җенси якынлыкка кызыктыру очраклары да булырга мөмкин. Ләкин мондый аралашуның максаты бер – баланы очрашуга килергә мәҗбүр итү. Ә инде икәүдән икәү генә калгач…

Икәүдән икәү калгач…

Уналты яшькә җитмәгән балалар белән җенси мөнәсәбәткә керүне тыйган канун бар. ҖК-ның 18 маддәсе буенча, мондый җинаять өчен 15-20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Ундүрт яшькә кадәрге балаларны харап итү өчен гомерлеккә да ябарга мөмкиннәр.

Педофилия – балалар белән җенси якынлыкка омтылу чире. Мондый психик авыруга юлыгучылар арасында ир-атлар күбрәк дип исәпләнә һәм алар өчен баланың нинди җенестән икәне бик мөһим булмаска да мөмкин. Аларны берничә төркемгә бүләләр.

Беренчеләре үз яшьтәшләре арасында тиешле мөнәсәбәт урнаштыра алмаган затлар, өлкәннәр белән аралашу килеп чыкмагач, алар балаларга тартыла, аларны үз тиңе итеп күрә. Бу җенси мөнәсәбәттә дә, шулай ук башка өлкәләрдә дә чагыла. Болар күп вакыт артык тирәнгә кермичә, җиңелчә мөнәсәбәтләр, җенси уеннар белән чикләнә. Ничек кенә сәер тоелмасын, алар баланы чынлап та яраталар һәм нигездә, аны кыйнау, яки имгәтү кебек адымга бармаска тырышалар. Бу төркем күпчелекне тәшкил итә.

Икенче төркемгә төрле тетрәнүләр, депрессиялар тәэсирендә кинәт үзләрендә шундый үзенчәлек тоючылар. Болар, гадәттә, корбаннары белән таныш булмыйлар, алдан әзерлек кылмыйлар, ә бу адымга кинәт купкан тойгылар тәэсирендә баралар.

Өченче төркем электән үк үсмерләр белән җенси мөнәсәбәткә керү (колонияләрдә, балалар йортларында, мәсәлән) тәҗрибәсе булган кешеләр. Болар алдан уйлап эш йөртә, максаттан тайпылмаска тырышалар һәм гадәттә кырыс һәм аяусыз булалар.

Дүртенче төркем барсыннан да куркынычрак. Болар белән җенси бәйләнешкә керү теләге генә түгел, ә кешене кимсетү, җәзалау, газапланырга мәҗбүр итү теләге дә идарә итә. Һәр очракта да тән ярасы салалар, ә күп вакыт корбаннарын исән калдырмыйлар. Һәм алар барсына да алдан әзерләнеп, төрле көтелмәгән хәлләрне күз уңында тотып гамәл йөртә.

Шуңа күрә, икәүдән икәү генә калгач нәрсә булачагы педофилның нинди төркем вәкиле икәненнән тора. Беренче төркем вәкилләре, нигездә, көчләүгә сәләтле түгел, алар тоткалау, сыйпаштыру белән чикләнә һәм җенси гамәлләре, шушы аралашу нигезендә үз-үзен канәгатьләндерүдән ары китми. Икенче төркем вәкилләре мондый җәтмәләр корып азапланмый, алар импульслар нигезендә хәрәкәт итә һәм үзләренең кайчан җинаять кылачагын үзләре дә белми. Ә калган ике төркемнең ниндилеге берсүзсез дә аңлашыла.

Педофил тотучылар

Педофилларның үзләрен тотучылар да бар. Берничә ел элек бу хакта билгеле булгач, Казан матбугаты да шаулашып алган иде. Бу яшүсмерләрдән торган төркемнең эшләү ысулы гади генә. Нинди дә булса яшүсмер танышу сайтларында теркәлә һәм актив аралашу алып бара. Иртәме-соңмы, интернеттагы яңа танышларыннан кем дә булса җенси ишарәләр ясый башлый, бераздан тәкъдимнәргә күчә, очрашу вакытын һәм урынын билгелиләр. Очрашуга “корбан” ялгызы гына түгел, ә биш-ун иптәшен ияртеп бара. Мондый озатучыларны “сафари” дип йөртәләр. Яңа танышы белән ни хакында сөйләшүләрен диктофонга яздыралар. Бу хәлне читтән видеога төшереп торучы да була. Бераздан ипләп кенә бу икәүне егетләр уратып ала… Аны фашлыйлар. Һәм полиция чакыралар…

Мондый төркемнәр Казанда гына түгел, ә Россияның башка шәһәрләрендә дә бар икән. Хәзер инде эшләү ысулы беркадәр үзгәргән, полицияга мөрәҗәгать итүчеләр сирәк. Гадәттә, видеоязманы интернетка куеп кына педофилны фаш итәләр.

Полиция чакыруның файдасы юк. Гадәттә, очрашкач яшүсмер белән “клиент”ның сөйләшүләре гаепләү өчен җитди нигез була алмый. Хәтта күптәнге сөяркәләр дә очрашуның беренче минутларында ук җенси темага сүз башламый бит инде. Ә боларның әле беренче күрешүе генә. Өстәвенә, өлкән кеше шундук ачылырга ашыгып бармый, ул сак кылана. Корбан роленә кергән яшүсмер бу хакта үзе сүз башлаган очракта да ул “клиент”ны гаепләү өчен сәбәп түгел. Очрашуга килгән яңа таныш түгел, ә яшүсмер үзе тәкъдим итә бит. Хәтта теге абзыйның монда килүе дә берни исбат итми. Бәлки, ул чынлап та педофил, ә бәлки, кысыксынучан кешедер. Хәтта педофил булган очракта да… Бу – авыру. Ә авыру үзеннән-үзе генә җинаять эше кузгату өчен җирлек түгел. Кешене педофил булганы өчен түгел, ә җинаять кылганы өчен хөкемгә тарталар.

Остәвенә, балиг булмаганнар эшләре бүлеге яшүсмернең әти-әнисенә хәбәр итә, аларны чакыртып сөйләшү үткәрә. Ә моннан соң баланың үзен күзәтүгә алалар. Катлаулы нәрсә полиция белән бәйләнү.

Балалар эше түгел

Балиг булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре балаларның бу гамәлен хупламый. “Бу ныклы әзерлек таләп итүче катлаулы һәм куркыныч эш, — диләр алар, — Чын җинаятьченең эзенә төшү алай ук җиңел нәрсә түгел һәм аның белән моңа вәкаләте булган профессионаллар шөгылләнергә тиеш.”

Моның белән бәхәсләшеп булмый. Мәктәп балаларының кулыннан килә торган эш булса, полиция тотуның кирәге калмас иде. Һәм ничек кенә сәер тоелмасын, үсмерләрнең бу гамәлен хулиганлык дип карарга да була. Тәртип саклау органнарының вазыйфасын үз өстенә алырга беркемнең дә хакы юк.

Мәсьәләнең тагын бер ягы бар.

Бүгенге конкуренция дәверендә балаларның бу эшчәнлеген кемдер үз максатында, әйтик, көндәшенең абруен төшерү өчен дә файдаланырга мөмкин. Мондый нәрсәләрдә бит гаебеңнең исбатлану-исбатланмавы мөһим түгел. “Педофил” сүзе белән янәшәдә исемең бер ишетелде икән – гомер буе җыйган даныңны юкка чыгарырга шул да җитә.

Бу хакта очрашуга килгән кеше дә, “корбан” ролен уйнаучы яшүсмер дә, озатып килүче “сафари”лар да берни белмәскә мөмкин.

Әйтик, яшүсмер кем беләндер интернет аша аралаша, теге ир аңа оятсыз тәкъдимнәр ясый очрашуга чакыра. Һәм күрешәләр. Әмма бу адәмне яшүсмернең моңарчы бер тапкыр да күргәне юк. Ул аның кем икәнен дә, нинди икәнен дә белми. Һәм интернет аша аралашкан адәм белән очрашуга килгән ирнең бер үк кеше икәнен беркем дә исбатлый алмый. Бәлки, интернеттан аралашкан кеше монда үзенең урынбасарын җибәргәндер:

— Очрашкач аңа шундый-шундый сүзләр әйтерсең. Бу – пароль. Һәм ул сиңа конверт тапшырыр. Кара, беркемгә дә күрсәтәсе булма!

Һәм исбатлап карасын менә теге урынбасар үзенең педофил түгеллеген. Ә бит югыйсә бераздан аның үзен җитәкче итәргә җыеналар иде. Беренче карашка көлке тоелса да мондый хәлнең дә булуы мөмкин.

Куркыныч та. “Корбан” ролен үтәүче баланы чынлап та корбанга әйләнмәс дип кем әйтә ала? Бәхеткә каршы, Татарстанда андый очракның булганы юк. Ләкин…

Шулай да яшүсмерләрнең активлыгы, үз тиңдәшләре язмышына битараф булмавы, тәртип булдырырга омтылуы хөрмәткә лаек күренеш.

Ничек сакланырга?

Бәхетсезлеккә юлыгудан беркем дә, беркайчан да тулысынча саклый да, саклана да алмый. Шулай да кайбер нәрсәлрдә уяурак булу, гади генә кагыйдәләрне үтәү күп очракта ярдәм итә. Белгечләр менә нинди киңәшләр бирә:

Баланы караучысыз калдырмаска тырышыгыз. Дуслары турында белегез, кайда киткәнен, кайчан кайтачагын онытмагыз.

Чит-ят кешеләр белән аралашудан, алар чакырган җиргә барудан, алар биргән нәрсәне алудан тыегыз

Балага исеме белән дәшкән һәрбер кеше таныш, яки дус түгел икәнен аңлатыгыз. Гадәттә, балалар уйнаганда бер-берсен исем белән атый һәм алар янында аз гына торган кеше дә кемнең кем икәнен белә ала. Ә үз исеме белән дәшкән кешегә бала үзе дә сизмәстән ышаныч белән карый.

Җинаятьче һәрвакыт монстр кыяфәтендә булмавын төшендерегез. Ул шат күңелле абый да, әнигә, яки яраткан укытучыга охшаган әйбәт апа да булырга мөмкин.

Алкоголик, наркоман, фәхишә, төрмәдә булучылар һ.б. шикле кешеләр белән аралашуын чикләгез. Хәтта болар арасында туганнарыгыз булса да.

Кыйммәтле бизәнгечләр, ачык киемнәр җинаятьченең игътибарын тарту чарасы икәнен онытмагыз.

Сез өйдә юкта бала беркемгә дә ишек ачарга тиеш түгел. Хәтта полиция хезмәткәренә дә.

Һәм иң мөһиме. Башка балаларга да игътибарлы булыгыз. Әгәр алар янында шикле кеше күрәсез икән, тыныч кына узып китмәгез.

(Барлыгы 60 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .