kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Күп кырлы талант ияләре

(реплика)
Мин телевизорга беркеп яши торган кеше түгел инде. Әллә нигә бер караштырып алам, анда да татар каналларын карарга тырышам. Кайчагында, өйдә нидер эшләргә кирәктә, музыкаль каналлар фон биреп тора.

Алар тагын бар микән, тик мин белгәннәре икәү инде — ТМTV һәм Мәйдан. Боларны кайчан ачсаң да җыр… Элек «җыр-моң» дигән сүз модада иде. Хәзер алай дип булмый, боларда, нигездә — җыр.
Һәм нигездә авторсыз җырлар. Һәрхәлдә, каналларның берсе дә авторлар исемен әйтми дә, язмый да. Авторлары юкмы, исемнәрен телгә алмаслык кешеләрме… Мин бу җырларның авторы юктыр, аларны башкаручылар үзләре язгандыр дип уйлыйм. Сөенәм аларның шулай һәр яклап талант иясе булуы өчен.

Ә авторлары булган очракта, аларны күрсәтергә кирәк. Намусың төн йокысы бирми йөдәтмәсен өчен генә түгел… Бу әхлак кануннары белән генә чикләнми. Тамашачы алдында башкарылган әсәрләрнең авторын күрсәтмәү — авторлык хокукларын һәм гражданлык хокукларын бозуга керә. Шулай ук плагиат дип каралырга да мөмкин икән.

 

Авторлар хокукының тәртибен белүчеләр болай аңлата:

 

Закон буенча ( п.3 ст.1252 и ст.1301 ГК РФ) җырлар авторы судка биреп, 10000-5000000 сум күләмендә штраф һәм компенсация таләп итәргә хаклы. Әгәр низаглы әсәр видео, яки аудиоальбомнарда да таралган икән, әлеге сумма ике тапкырга артырга мөмкин. Авторларның репутациясенә зыян килгән очракта, эш Җинаятьләр Кодексы буенча карала (ст.146 УК РФ). Бу маддә түбәндәге җәзаларны күз уңында тота:
акчалата штраф — 200 мең сумнан;
мәҗбүри җәмәгать эшләре — 480 сәгать;
холык төзәтү эшләре — 2 ел;
төрмәгә утырту — 2 ел.
Әгәр хокук бозу гамәле берничә кеше тарафыннан үзара килешенеп эшләнгән икән, штраф күләме 500 мең сумга, ә төрмәгә ябу 5-6 елга кадәр озайтылырга мөмкин.

Монсы сүз уңаеннан гына иде. Ә телевидениедан чыгыш ясаучы җырчыларга мин чынлап та сокланам. Җырның сүзләрен дә, көен дә үзең язып аны үзең үк башкару бик җиңел түгелдер. Бу һәр очракта да мактауга лаек. Ничек сокланмыйсың инде шундый күпкырлы талант ияләренә. Алар белән горурланырга һәм иҗади эшләрендә уңыш теләргә генә кала.

P. S.: Әйткәндәй, күпләрен язучылар һәм композиторлар берлегенә алырга да вакыттыр. Шундый талантлары белән алар читтә йөрергә тиеш түгел бит инде.

(Барлыгы 89 карау, бүген - 3 кеше)
@Mail.ru .