kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Гайбәт

Минем хакта гайбәт сөйләгәннәрен яратам.
Ниндидер очрашуда, яки концертта чыгыш ясарга туры килә. Бу хакта мин инде күптән оныткан булырга мөмкинмен. Тик гайбәт онытмый. Ул ниндидер дустыңның теле белән болай ди:
— Безнең тарафларга да килгәнсең икән.
— Каян белдең?
— Әлләкем генә сөйләде инде… “Дустың да чыгыш ясады, бер бөртек чәче тырпаеп тора иде…” — дип. Әллә чәчең коелып бетте микән дип тә уйлаган идем, әле аллага шөкер икән.
Аның сүзенә ияреп мин дә шөкер итәм һәм күзгә төшеп торган чәчләрнене фырт кына артка чөеп җибәрәм. Рәхәт. Яратам гайбәт сөйләгәннәрен.
Яратмый да булмый. Чөнки сөйләүчеләрнең авызын тегеп куя алмыйсың, ә үзең туктата алмаган нәрсәне кабул итәргә туры килә. Кабул итү генә җитми, аны яратырга кирәк. Шул гайбәтчеләргә сөйләр өчен әледән-әле сәбәп биреп торырга. Ни генә әйтсәң дә, гайбәт сөйләү дә бер эш, бер шөгыль, үзенә күрә хезмәт бит инде. Ә кешенең хезмәтен хөрмәт итәргә кирәк.
Авылга җәй кайткач, гадәттә, яланаяк йөрим. Якын-тирәдә генә түгел, авылның теге очындагы дуслар янына да шулай барып чыгарга мөмкинмен. Ләкин анда барып җиткәнче, Казаннан хатын шалтырата:
— Сине “исерек бугай ул, урамнан яланаяк китеп бара иде” дип ишеттем…
Көлешәбез. Моның ишене аның да беренче ишетүе түгел. Авыл кешеләрен дә аңлыйм инде. Чәчләре чалланып бара торган ирнең урам буйлап ялан тәпи китеп баруы сәер күренәдер.
Ну, һичъюгында берәр сәгать көтәргә мөмкин бит инде. Гади генә мантыйк буенча да, кеше авылга кайтып дусты белән очрашкач, берәр рүмкә чәкәштерергә мөмкин. Вәт, аз гына көтсәләр, бу гайбәт түгел, ә эсвижжи яңалык булыр иде.
Ләкин яңалык болай тиз таралмас иде. Ә гайбәт тарала.
Мин моның серен аңлый алмыйм. Берәрсе көне буе капка төбендә синең яланаяк узып киткәнне көтеп утырмыйдыр бит инде. Хәтта шулай утырса да… Тиз генә берничә кешегә телефоннан шалтыратамы ул? Тегеләре тагын ахирәтләренә шалтыратамы? Үземне алар урынына куеп карыйм да берни аңлый алмыйм. Мин, мәсәлән, шалтыратмас идем… Димәк, гайбәт йөртү өчен аерым бер сәләт, кызыксынучанлык, граждан активлыгы, оперативлык һәм тагын әллә нәрсәләр кирәк. Шундый талант ияләрен ничек яратмыйсың инде!
Еш кына хәлең ничек дип сорыйлар. Хәл төрлечә була. Кайчагында бөтен нәрсәне ачып салып сөйләшәсе, хәлне сораучы булганда бөтен күңелне бушатасы килә. Тик ирендерә.
Вәт, син үз хәлең турында сөйләргә дә иренәсең. Ә гайбәтче иренми. Ул хәтта ерактан гына күреп калган кеше турында, ә бу очракта синең хакта сөйли. Бушка сөйли, бер тиен таләп итмичә. Һәм бер генә кешегә дә түгел. Күз чите белән күргәнен, колак чите белән ишеткәнен дә читтә калдырмый. Нинди фидакарьлек!
Ә нинди фантазия! Ул гайбәтләргә караганда, мин инде әллә ничәнче хатын белән яшим, балаларым бөтен дөнья буйлап таралган, дөньяның бөтен аракысын мин генә эчеп бетергәнмен, бөтен җирдә былат иметь итәм, әллә кайларда әллә нәрсәләрем бар… Кайчагында шул хәтле җентекле итеп сөйләп җибәрәләр – чынлап та шулаймы икән әллә дип үзем дә шикләнеп куям.
Теләсә кем гайбәтче була алмыйдыр, моның өчен аерым талант кирәктер. Ә талант иясе яратуга һәрчак лаеклы.
Тик бер нәрсә бар. Ул гайбәтләрне патша да, ниндидер өлкәдәге бик уңышлы башка кешеләр дә таратмый. Миннән дә гадирәк, миннән дә ямьсезрәк, миннән дә булдыксырак кешеләр тарата. Алар шулкадәр күп микәнни соң? Күптер шул. Һәм бу да алар файдасына. Күпчелек һәрчак хаклы ич.
Әгәр синең хакта беркайчан да гайбәт сөйләмәгәннәр икән, димәк, син әле кеше түгел, ә күпчелекнең бер өлеше генә.

(Барлыгы 81 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .