kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Бәхет

Һәртөрле очрашулар вакытында төрле сораулар яудыралар, мин җавап тапкан булам, ә ахырда җыелган халыкка уенлы-чынлы итеп үзем дә берәр сорау бирәм. Бервакыт аптыраганнан гына: “Нәрсә ул бәхет?” — дип сорадым. Иң алда утырган сиксән яшьләрдәге әби иңнәрен генә сикертеп куйды. Шушы яшькә җитеп тә бәхетнең ни икәнен белмәгәч, бик әйбәт тә түгел бит инде. Калган тамашачы да рәтле җавап таба алмады. Берничә очрашуда шушы хәл кабатланганнан соң, шуны ачыкладым — бу сорауга җавапны үзем дә белмим икән бит.

Без бәхет дигән төшенчәгә әллә никадәр фәлсәфи төсмерләр бирәбез. Аны барлык теләкләрнең берьюлы кабул булуы, бөтен уңышларның, бөтен рәхәтлекләрнең иң югары ноктасы диебрәк кабул итәбез. Тагын хыялыбыз ирек биргән дәрәҗәдә әллә ничекләр катлауландырып бетерәбез һәм шул хыяллар арасында үзебез дә адашып калабыз. Нәтиҗәдә, бәхет дигән нәрсә үзе дә бер хыялга әверелә.

Һәм бу бәхет бар, кайдадыр бик якында гына, әмма аңа ирешү берничек тә мөмкин түгел кебек тоела. Бераз куркыныч та. Соң ул бәхеткә ирешкәннән соң тагын ничек яшисең? Нәрсә эшлисең, кайда омтыласың? Бәхеткә ирешкән кеше иң биек кыяның иң очына менеп төшәлми утырган бәндә кебегрәк тоела башлый. Дәлше менәр хуты юк, ә төшү — куркыныч. Шушы курку безне бәхетле булудан тыеп кала. Аны кичектерәбез. Без бәхеткә омтылырга гына тиеш, ә аңа ирешү бик мөһим түгел дип уйлыйбыз.

Әле “халык бәхете” дигән сүз дә бар. Монсы инде бөтен кешеләрнең уртак теләкләре кабул булу сыманрак нәрсәдер. Әйтик, бөтен кеше тук яшәргә тели, теләкләре кабул була. Алар бәхетле.
Менә бүгенге чор. Бүген кеше бай яши. Әйтик, узган гасыр авылында күтәрмәле чабата кигән кеше бай булып саналса, бүген иң ачы хәерче дә чабата кими. Ашау-эчү ягы да ничава. Әмма беркем дә үзен без бәхетле халык дип әйтергә ашыкмый. Нәрсәдер җитми аңа…

Миңа кайчагында болай тоела. Кеше бүген үзенә килгән уңыштан бигрәк, күршесенә килгән уңышсызлыкка ныграк шатлана. “Әһ-һә, әлләкем булырга теләгән идеңме, бернәрсәң дә барып чыкмады. Ярык тагарак алдында калдың. Вәт шул кирәк сиңа!” — дип сөенә ул, әйтик, банкротка калган күршесенә карап. Бу тойгы һәркемдә дә диярлек бар. Һәркем эченнән генә күршесенең (көндәшенең, дошманының, дустының) уңышсызлыкка ирешүен тели. Тегеңә килгән фәкыйрьлек фонында үзе бай булып күренер кебек тоела.

Ә хәзер күз алдына китереп карыйк. Кешеләрнең шушы уртак теләкләре тормышка ашты, ди. Бөтен кешенең күршесе үзеннән фәкыйрьрәк, ди.

Гомумән, “халык бәхете” дигән сүз ничектер сәер яңгырый. Бәхетле халык ул бәхетле кешеләрдән тора ич инде. Ә бәхетне һәр кеше үзенчә аңлый, яки аңламый. Син, әйтик, бер ыштан алып киясең дә сөенәсең. Ә ул ыштан миңа ярамый – размеры туры килми, тегелеше ошамый, материалы бүтән, һәм ниһаять, ул хатын-кызныкы. Бәхет тә шулай. Сиңа килгән бәхет миңа ярамый – размеры туры килми… Шул рәвешле, “халык бәхете” дигән төшенчә бөтен кешегә бертөрле ыштан кидергән сыманрак төсмер ала.

Фәлсәфи яктан караганда, бәхет турында гомер буе язарга, гомер буе сөйләргә һәм бер карарга да килмәскә мөмкин. Монда артык сүз куерту түгел, ә математик төгәллек кирәк. Математика ярдәмендә бөтен нәрсәне дә аңлатып була. Әйтик, бер сәясәтче халык тормышы, гаделлек, намус турында фәлсәфә сата. Без аңа ышанып, бу бик гадел, бик намуслы кеше икән, бик акыллы сүзләр сөйли дип утырабыз. Ә бухгалтер математика ярдәмендә тегенең барлык керемнәрен-чыгымнарын чутлап күрсәтә – һәм сәясәтчебезнең чын йөзе ачыклана. Сан янында сүз көчсез.

Бәхет ул канәгатьлек тойгысы. Шөкер итә алу. Бу нәкъ менә укытучы куйган билге сыман. Канәгатьләнү — “өчле”, шатлану — “дүртле”, бәхетле булу — “бишле”. Һәм бу билге — тормышның һәр сорауына тоткан җавабың өчен. Һәм иң мөһиме – бу билгене син үзең куясың. Буш амбицияләрдән, артык югары таләпләрдән арынган саен, бәхеткә ныграк якынаясың.
Нәрсә, әллә дөрес түгел? Аның каравы, уңайлы.

(Барлыгы 73 карау, бүген - 1 кеше)

One thought on “Бәхет

  1. ул бехетне югалткач кына анлап аласын ул моментта нинди бахетле булганны

Comments are closed.

@Mail.ru .