kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Алдашу

И, алдашу рәхәт икән, кешеләрне алдап соңыннан тегеләрнең беркатлылыгыннан көлеп торудан да зуррак ләззәт юк икән. Көлү кешенең гомерен озынайта диләр ич. Ә үз ялганыңа ышанган кешедән көлү – икеләтә файда икән. Гомер озынаюы да әлләнәрсә түгел, иң мөһиме — үзеңнең акыллы икәнеңә ышаныч арта.
Әйтәм аны бөтен кеше алдаша. Белеп алдашалар икән. Менә, бер көн бер күрше не очраттым. Урамда. Аксаклап килә теге.
— Хәлләр ничек? — дим.
— Әйбәт, — ди бу.
— Зарплатаңны арттырганнармы әллә?
— Юк, һаман шул җиде мең.
— Аягың төзәләме?
— Төзәлми. Дарулар кирәк, ә дару өчен – акча. Акчаны арттырмыйлар да, вакытында да бирмиләр.
— Гаиләң исән-саумы соң?
— Исән-сау. Хатын гына ташлап кайтып китте.
Менә кызык кеше, ә! Акчасы юк, саулыгы юк, хатыны ташлап киткән, ә хәлләре әйбәт. Күзгә карап алдаша ич инде бу!
Чын тормышта гына түгел, хәтта интернетта да шул ук хәл икән… Одноклассникта берәү үз шигырен куйган. Бер нәрсәсе юк инде моның. Интернетны чүпләгән өчен штраф сала торган нәрсә. Ә кешеләр мактый: шәп, маладис, күңелнең иң нечкә кылларына тия… Шул рәвешле йөздән артык фикер. Тагын берәүнеке бар. Чынлап та соклангыч шигырь. Аны мактаучы юк. Фикер дә калдырмаганнар, «лайк» та куймаганнар. Бер ялгызы ятимсерәп тора. Интернетта да шул ук халык бит инде. Мин элегрәк: «Бу халык интернетта нишләп утыра икән?» — дип баш вата идем. Алдашып утыралар икән.
Һи интернет нәрсә инде ул, хәтта көзге дә алдаша икән. Менә кичә генә чәчтарашка төшеп чәчне алдырдым. Элек ике йөз сорыйлар иде. Бу юлы биш йөзне алды. Башым зурайды микән әллә дип тотып-тотып карыйм – зурайган кебек түгел. Ну, ярый инде. Чәчне ясаттым, матур киемнәрне кидем. Кәеф күтәренке, миннән дә дәртлерәк, миннән дә сылурак кеше юк кебек. Шулндый күтәренке кәеф белән көзге алдына килеп бастым. Ә теге – бөтенләй икенче кешене күрсәтә: йончып беткән, битләре җыерчыклы, ала чәчле… Шул хәтле ачуым чыкты бу көзгегә. Мин аны өтек кенә бер кибеттән алып кайтып өемнең түренә утырттым. Көн саен сөртеп, өф-өф итеп торам, ә ул кадеремне белми – алдаша. Соң, бик алдашасы килгәч, аз гына яшьрәк, матуррак итеп күрсәтсә булмый мени инде…
Мин дә алдашырга булдым. Бер көнне эштә зарплата тараттылар. Кассадан чыгуга бергә эшләгән хезмәттәш көтеп тора:
— Артканмы?
Артмаган инде, шул ун мең килеш. Тик мин кояштай балкып елмаеп җибәрдем:
— Әйе! Утыз бер мең язганнар.
Тегенең күзе маңгаена менде:
— Ничек? Син бит бу айда миннән дә азрак эшләдең!
— Белмим, — дим һаман елмаеп, — Үзләре беләләрдер инде.
Теге талашырга әзерләнеп тамагын кырып алды да, йодрыкларын төйнәп кассага кереп китте… И, рәхәт икән кешене алдау! Беркайчан болай көлгәнем, бу тиклем бәхетле булганым юк иде.
Менә, бер көн бер телевидение журналисты урамда сораштыру үткәреп йөри: «Россия җитәкчелеге турында берәр начар сүз әйтсәң, йөз доллар акча бирәм!» — ди. Башта икеләнеп калдым. Йөз доллар – ул минем айлык хезмәт хакы. Әле аны ике-өч ай көтәргә дә туры килә. Ә монда дөресен сөйләгән өчен бирәләр. Минуты, секунды белән! Шуннан алдашырга булдым: «Юк, — мәйтәм, — Хөкүмәт турында бер начар сүз дә әйтәлмим. Тормыш җитеш, өс бөтен, тамак тук. Хәтта миллион доллар бирсәгез дә хурлый алмыйм.» Ышанды теге, бахыр журналист. Сөенүен күрсәң! Сөенми ни, йөз доллары үзенә калды ич. Шуннан мине бөтен каналлардан күрсәтә башлады… Бөтенесе танып-белеп тора хәзер… Менә бит, телевидение йолдызы булу өчен дә әлләни күп кирәкми икән – бары тик вакытында дөрес итеп алдаша белү дә җитә.
И, алдашуның рәхәте әйтеп бетергесез инде аның. Әмма бер кыен ягы да бар икән. Алдашкан кешенең учына җон үсә башлый икән… Юк, ул кулына түгел. Икенчесенә. Ә-ә-ә, сезнекенә үсмәгәнме әле? «Учымда җон юкмы икән?» — дип тикшергәннең икенче көнендә үсә, ди, ул…

Марат Кәбиров

(Барлыгы 89 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .