kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Капчык

Ферма, яки амбар тирәсендә эшләүчеләр бик яратып куллана торган бер сүз бар бездә. Капчык буш кайтырга тиеш түгел. Бу сүзнең үзенә күрә тарихы да бар икән.
Борын заманнарда ук инде, коммунистлар партиясе исән чакта, яхшы эшләгән өчен бер скотник абзыйга колхозның партия оешмасы исеменнән бик олылап яхшы капчык бүләк иткәннәр. Абзый шәп кеше инде. Шуклыгы да, артистлыгы да бар. Һәм иң мөһиме, үзенә кирәктә җитди кыяфәт белән башын сантыйга сала белүче бик акыллы кеше.
Заманы өчен бу ярыйсы гына бүләк булгандыр дип уйлыйм. Ашлык алырга амбарга килгән абый-апаларның кулларындагы кырык ямаулы капчыкларны үзем дә хәтерлим әле. Ул чорда ике көнгә бер булса да район үзәгеннән икмәк китерәләр, авыл халкы икмәкне дә капчыклап ала торган иде. Һәм мал-туарына ашатып бетерә. Теге абзый да бүләк ителгән матур капчыгын күтәреп кибеттән кайтып бара икән, район үзәгеннән сөт арттырырга җибәрелгән упалнамучны озатып йөргән парторг килеп туктый. Хәл-әхвәл сораша.
— Әйбәт кенә, — ди инде абзый һәм өстәп куя, — Менә партия бүләк иткән капчык белән икмәккә килдем әле.
— Дөрес, — дип елмая парторг бу сүзгә бик күңеле булып, — Партия бүләк иткән капчык буш йөрергә тиеш түгел.
Шуның белән бетә. Беркадәр вакыттан соң әлеге абзый бер капчык бодай урлап тотыла. Җыелыш җыеп, бик зурлап тикшерәләр инде моны. Район үзәгеннән дә кешеләр килә. Абзыйны алга чыгарып бастыралар хәзер.
Ник урлашасың? — диләр.
Урлашмадым – дип җаваплый теге күз дә йоммыйча.
Бер капчык бодай алып кайткансың бит.
Соң алып кайтса ни. Теге капчык бит ул.
Нинди капчык?
Партия бүләк иткән капчык, — ди абзый аерым бер горурлык белән, — Ул бит буш йөрергә тиеш түгел!
Дәлше ничек беткәнен белмим. Ансын тарих оныткан. Ә менә эштән кайтыр вакыт җитсә, малчылар һәрвакыт үзалдына булса да кабатлый: “Тә-әк, капчык буш кайтырга тиеш түгел бит инде.”
Бәләкәйдән туган колхозыбызның сөтен-саламын-печәнен чәлдереп үскәнгә микән, моның ише нәрсәне мин бурлыкка чутламыйм. Берәү дә аны гаеп санамый. Киресенчә, син бер капчык салам да алмыйча кулыңны селтәп кайтасың икән, бераз шикләнеп карыйлар: “Бу бик булдыксыз, хәстәрлексез бәндә, ахры. Кул селтәп йөри.”
Моны безнең колхоз рәисе дә белә. Шуңа күрә, ул силос базын да, сенаж базын да икешәрне ясый. Ферма малына бер баз да җитеп ашкан, югыйсә. Берсе малчылар урласын өчен махсус эшләнгән инде – юл өстендә тора, авылга якын гына. Бер мәлне үзеннән сорадым моның:
— Бу базны халык өчен эшләгәнеңне беләм инде. Тик нигә аңа каравылчы куясың соң?
— Соң, каравылчы куймасаң, алар моны бер айда ташып бетерә ич. Һәм теге базга ябыша.
Эшләгән урыннан нәрсәдер алып кайту шулкадәр канга сеңгән инде. Сүгенү кебек гадәти, таһәрәт кебек изге.
Без зарланырга, кемнедер тиргәргә яратабыз инде. “Фәлән түрә фәлән хәтле байлык үзләштергән икән”, “фәлән банкта эшләүче акча урлаган” — кебегрәк хәбәрләрне бик намуслы итеп сөйләргә һәм таратырга яратабыз. Югары урыннарда да башка нәсел кешеләре утырмый инде. Безнең кебек үк гөнаһсыз караклар утыра һәм алар белән дә бездәге теләкләр идарә итә.
Күптән түгел авылда иптәш малай янына фермага бардым. Кайтырга җыена бу:
— Силос базына булса да кагылып чыгарбыз инде. Капчык буш кайтырга тиеш түгел бит.
Хәзер менә башка яссылыкка чыгып карыйк. Әйтик, банкир өенә бер капчык акча күтәреп кайта. Ул гаеплеме инде? Ну, ул эшләгән банкта ни өчендер силос базы ясамаганнар. Тиешле шартлар тудырылмаган, кыскасы. Ә капчык буш кайтырга тиеш түгел.

(Барлыгы 44 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .