kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Рәхәт

Безнең тормыш рәхәтлектән тора. Газапланырга, авыр уйларга бирелергә теләсәң, нәрсәдер эшләргә кирәк әле. Ә менә рәхәтлек үзеннән үзе килә.
Күрше бүлмәдә әфлисун ашыйлар. Ә минем — аллергия. Тик кешенең авызына сугып булмый ич, нидер әйтеп апетитын да бозасы килми. Аллергия. Күздән яшь ага.
Бүлмәгә начальник килеп керә:
— Нәрсә елап утырасың?
Мин күрше бүлмәгә ымлыйм:
— Әфлисун ашыйлар.
Начальникның күзләрендә кызгану пәйда була.
— Ярый, елама…
Ул төшке ашка китә. Һәм юл уңаена кибеткә кагылып, миңа бер кило әфлисун алып килә. Рәхәт. Кемгәдер кирәк икәнеңне аңлаудан күз алдында абруең күтәрелә. Әфлисунны кара пакетка салып коридорның теге очындагы чүп савытына илтеп ташлыйм. Тагы нишләтәсең инде аны? Үземә ашарга ярамый, кешегә бирсәң – күп. Аннан соң, үзең ашамаганны кешегә бирү дә әллә ничек. Ә болай… Рәхәт.

Кайтышлый кибеткә керәм. Сөт 52 сум тора. сатучыга бишйөзлек сузам да, бәлки, ике сум бирергәдер дип кызыксынам. Ул баш чайкый. Һәм ваграк акча сорый. Юк. Чынлап та юк. Ул нәфрәтле карашын миңа ташлап ала да бер көлтә иллелек тартып чыгара. Тиешлесен миңа шудыра. Һәм җиңүче кыяфәте белән илле тиенлекләр чутлый башлый. Мин ашыкмыйм. Аның шулай үҗәтләнүе кызык тоела. 48 сумга җиткерү өчен 96 данә санарга кирәк. Вәт, иренмәгән җан! Ниһаять, эшен тәмамлый. Әйтеп бетергесез нәфрәт һәм мәсхәрә белән тиеннәрне миңа суза. Алам. Тегенең йөзендә – тантана. Тик аның болай кылануы ошамый. Рәхәт түгел. Һәм тиеннәрне бер кулдан икенчесенә күчереп алам да аңа тагын дүрт сум өстәп кире сузам: «Тагын бер сөт бирегез инде…»
Сатучының йөзендәге мәсхәрәле тантананы газап алыштыра. Теге тиеннәрне яңадан санарга керешә. Аны кызганып куям. Барыбер, рәхәт.

Урам буйлап киләм. Кешеләр кайдадыр ашыга. Йөзләрдә – мәшәкать, ашыгу, ашкыну, кайдадыр җитешә алмаудан курку, тагын әллә нәрсәләр. Мин беркая да ашыкмыйм. Шулай да тиз-тиз атлыйм – агымнан калырга ярамый. Кемнеңдер уза башлавын күреп адымымны тизләтәм – сабыр итсен. Аны биш-ун адым артта калдыру белән күңел сөенә. Үземне беренче итеп, алдынгы итеп, уңышлы итеп тоям. Моның кирәкме-юкмы, ни өчен кирәк икәне дә кызыксындырмый. Иң мөһиме, мин алда, ул артта. Рәхәт.
— Гафу итегез… — зур гына сумка күтәргән бер ир каршыма чыга, — гафу итегез, Җиңү паркына ничек барырга икәнен әйтмәссезме?
Мин ашыгам. Тик кешегә ярдәм итмичә дә булмый. Ул арада бая артта калган адәм узып китә. Минем күзләр аны озатып кала һәм каршыдагы иргә төбәлә.
— Метрога төшәсез дә иң соңгы тукталышка кадәр барасыз, — дим шулай кыска гына өйрәтә алуыма сокланып, — Тукталыш та нәкъ шулай атала: “Җиңү проспекты”
Теге рәхмәтләр укый-укый ары китә. Яңа ашкыну белән юлымны дәвам итәм. Кылны кырыкка ярырдай чагымда да кемгәдер ярдәм итә алуым өчен шатланам. Кешеләрдән рәхмәт ишетүдән дә күңеллерәк нәрсә юк инде ул. Рәхәт.

Аяклар җиргә тими. Иңгә канатлар үскән шикелле. Бераздан баягы адәмне, аның белән бер тирәдәрәк атлаган тагы әллә кемнәрне узып китәм. Мин – алда. Алар – артта. Үземне җиүче итеп тоям. Һәм… Җиңү? Әй, карале, баягы кешегә юлны ялгыш өйрәтеп җибәрдем ич. Аңа бит Җиңү паркы кирәк иде. Ә мин Җиңү проспектын өйрәттем. Шайтан алгыры. Ярый… Карурманда түгел әле. Тагын берәрсеннән сорар. Сорамаса да, транспорт йөреп тора. Баш бәласе түгел ич инде. Миңа барыбер рәхәт.

Өйгә керәм. Рәхәт. Тәмле итеп сөтле чәй дә эчеп җибәрсәң… Әмма сөт салу белән чәйнең кыяфәте үзгәрә. Болганчык су төсенә керә, вак-вак аксыл нәрсәләр пәйда була. Сөт ачыган. Балконга чыгам. Урамга күз салам – халык агымы. Юлда ике машина бәрелешкән. Читтәрәк автобус тукталышындагы будканың түбәсе кыйшайган. Аның янындагы эскәмиянең такталары сынык. Машиналарны аркылы-торкылы куеп киткәннәр… И-и, өстән әллә нәрсәләр күренә икән. Кемнәрдер кайдадыр ашыга, кирәксә-кирәкмәсә дә алда булырга, җиңүче булырга, уңышлы булырга тырыша…
Күпме халык рәхәтләнеп яши!

(Барлыгы 22 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .