kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Наданлык конкурсы

Укучылар арасында һәртөрле олимпиадалар уза. Монда аларның гыйлем запасын тикшереп, иң белемлеләрен җиңүче итәләр. Җиңүчеләргә рәхәт – аларны телевизордлан күрсәтәләр, гәзит-журналларга мактап язалар, интернет буйлап хәбәр тараталар. Читтән күзәтүчегә белемле булу – дәрәҗә, бөтен кеше дә шуңа омтылырга тиеш шикелле тоела. Белем, әлбәттә, дәрәҗә инде ул.

Ләкин наданлыкның да үз өстенлекләре бар. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела. Алай гына да түгел, кайвакыт миңа наданлык буенча да шундый ук олимпиадалар, конкурслар уздыралардыр, анда дөньяның иң ачы наданнары җиңеп чыгадыр сыман тоела. Тик ул бик яшерен рәвештә узадыр, андый бәйгеләр турында шау-гөр килмиләрдер кебек. Җиңүчеләрен дә телевизорлардан күрсәтмиләр, гәзиткә мактап язмыйлар, ә беркемгә дә сиздермичә генә җаваплы оешмаларга эшкә урнаштыралардыр. Һәртөрле белешмәләр язып бирүче итеп. Әйтик, паспорт өстәленә. Шуңа күрә, паспортистка сиңа бер белешмә язып бирә икән, анда ким дигәндә ике хата киткән була. Яки торак комуналь хезмәтләндерү оешмасына. Хәер, нинди оешма икәне дә мөһим түгел. Теләсә-кайсы урыннан ниндидер белешмә аласың икән, ул белешмә мотлак рәвештә хаталы була. Наданлык!

Рузил исемле танышым паспортын яңартты. Кыяфәте алыплар кебек. Кап-кара кашлар, кап-кара мыек. Өйләнгән, балалары бар. Тик паспорт өстәле өчен боларның барсы да – пүчтәк. Тегене Рузиләгә әйләндереп чыгарганнар. Паспорты буенча, әлбәттә. Менә кешенең кап-кара мыеклы фотосы астына “Фәләнова Рузилә Фәләновна” дип язу өчен… белмим, моның өчен наданлык һәм ахмаклык кына җитми, ә аерым бер талант кирәктер. Әле бит нәкъ шул язудан соң “МУЖ” дип теге Рузиләнең җенесен дә билгелисе.

Бу бердәнбер очрак түгел, мисаллар теләсәң, су буе җыярга мөмкин. Хата җибәрергә мөмкин булган урында хата җибәрмичә калмыйлар. Һәм ялгышырга берничек тә мөмкин булмаган урынны табып, тагы берәр хата җибәрәләр. Монсы маһирлыкларын күрсәтү өчендер инде. Кеше исемнәрендә генә түгел, хәтта шәһәр һәм урамнарны язганда да хата мыжгып тора.

Урамнар – аерым мәсьәлә. Мондый эшләрне башкару өчен тагын бер конкурс уздыралардыр кебек. Бу юлы – белешмә бирүчеләр арасында. Шул наданнар арасыннан иң ачысын сайлап алып, урам исемнәрен язарга кушалардыр сыман. “Хади Такташ урамы” — диеп язучыны аңлап була әле. Радио-телевидение дикторларының барсы да диярлек шулай сөйләшә. Алар “һ” авазын әйтә белми. Ә менә “Муса Джалиль урамы”, “Тукаи мәйданы” дип язу өчен талант кирәк! Урамнардан узсаң, газиз республикабызда талантлар күплегенә сокланырга гына кала. Һәм шунсы шатлыклы: “Муса Джалиль урамы” дип язганда герой-шагыйрь Муса Җәлил исеме генә түгел, ә сөекле җитәкчеләребезнең чын йөзе, сирәк таланты да мәңгеләштерелә. “Җитәкчеләрегез нинди?”, “Ничек яшисез?” дип сорама, урам исемнәренә кара. Әгәр татарның символы булган шәхесләр исемен йөртүче урамнарга да игътибар юк икән, шул урамнарда йөргән гади кешегә мөнәсәбәт нинди булсын инде!?.

Тирәнгәрәк кереп тикшереп карасаң, урам исемнәре язучылар арасында да наданлык конкурслары уздыралардыр әле ул. Җиңүчеләренә дә махсус урыннар табалардыр. Ләкин мин ул кадәр үк кермим – я гәзиткә язарга ярамый торган нәрсә булып чыгар. Аннан соң, кешегә иң кирәкле нәрсә белем түгел бит инде. Югыйсә, ару гына галимнәр фәләнешәр ел эшләгән университетларын калдырып, я сатучы, я бала караучы, я евро-тәрәз куючы булып урнашмас иде. Заман алга китештә инде: элек галимнәр Европага тәрәз уйганнар, хәзер үз илендә евро-тәрәз куялар. Шулай булгач, гыйлем дип өзгәләнәсе юк.

Ә наданлык кирәк. Чөнки бездә бер генә эш тә наданлык һәм ахмаклык катнашлыгыннан тыш башкарылмый. Шуңа күрә, һәр урында наданнарга ихтыяҗ зур, алар һәркайда кирәк. Хәтта мәгариф министрлыкларына да. Укчыларга бирелгән тест сорауларында хата җибәрер өчен, мәсәлән.

Минем бер тәкъдимем бар. Бәлки, ул наданлык конкурсларын легальләштерергә кирәктер. Ачыктан-ачык уздырырга. Һәркемнең мондый конкурсларга катнашыр мөмкинлеге булсын. Ни әйтсәң дә, демократия дәвере бит. Җиңүчеләрен телевидениедан күрсәтергә, гәзит-журналларга мактап язарга, интернет буйлап хәбәр таратырга. Кешеләр үзләренең булачак җитәкчеләрен белеп торырга тиеш ич инде.

(Барлыгы 76 карау, бүген - 1 кеше)
@Mail.ru .