Үрмәкүч
Бала үрмәкүч белән уйный. Кечкенә җан иясе икәнен аңлап, малай аны саклык белән генә учына ала, тегесе йөгереп качарга теләсә, ипләп кенә тотып кабат элеке урынына куя. Үрмәкүче дә бик кечкенә түгел инде, чәнти бармак башы кадәрле бар. Каян чыккандыр, әйтүе дә кыен. Өлкәнрәк кешенең коты алынырлык. Ә малай курыкмый, аңа рәхәт. Ул кабат үрмәкүчне учына ала, беләге буйлап йөгерүен күзәтә. Нәкъ шул чакта җан өзәрлек тавыш ишетелә:
— Тукта! Нишлисең син! Кит аннан!
Малай бер мизгелгә катып кала. Тавыш ишетелгән якка борыла. Әнисе икән. Сораулы карашын әнисенә төби. Тик аны күрүче юк. Бу яман тавыш белән кычкыру да малайга түгел. Үрмәкүчкә кычкыралар икән:
— Нишлисең син?! Тукта! Тимә малайга!
Әйтерсең, үрмәкүч адәм телен аңлый инде, әйтерсең, ул татарча белә. Һәм, гомумән, ул бу балага бернинди дә зыян салырга җыенмый. Үз иркендә булса, әллә кайчан берәр җиргә кереп качар иде.
Ләкин ана өчен бу мөһим түгел. Ул яшен тизлегендә улы янына атылып килә дә үрмәкүчне идәнгә сепереп төшерә. Һәм баласына киләчәк бәла-казаларның барсын берьюлы юк итәргә теләгәндәй үкчәсе белән үрмәкүчне идәнгә сылап куя. Һәм берни аңламыйча аптырап калган малайны кочаклап ала.
— Бүтән беркайчан да уйнама андый бөҗәкләр белән, аңладыңмы?
— Нигә?
Малай, әлбәттә, аңламый. Шулкадәр шук, шундый кызык җан иясе белән уйнау рәхәт ич. Ә әнисе…
— Ул сине тешләргә мөмкин… Зарар салырга…
Әнисе тиешле сүзне тиз генә таба алмый. Чөнки ул үрмәкүчнең ничек зыян китерергә мөмкин икәнлеген үзе дә белми. Әмма курка. Ул үзе курка шушындый котсыз җан ияләреннән. Үзе курыккач, малаен да якын китерергә теләми.
Ләкин малайга шул да җитә. Әнисе әйтте ич! Карале, беренче карашка шундый шук, шундый кызык булып күренсә дә, бу үрмәкүч шулкадәр зарарлы нәрсә икән. Ярый, әнисе күреп калды әле, ярый әнисе килеп өлгерде. Югыйсә, тешләп алуы да бар иде бит. Ул ихлас рәхмәт хисләре белән анасын кочаклый. Кочаклашып торган ана белән баладан да матур күренеш юк.
И-и, үрмәкүч ямьсез инде шундый.
Марат Кәбиров